Беренче тапкыр 2004 елда Казанда уздырыла.

2005 елдан (икенче) бөтенроссия, 2007 елдан (өченче) халыкара статусы ала.

Оештыручылары – Нижгар татарларының Казандагы «Якташлар» җәмгыяте, «Татарстан» журналы редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, ТР Мәдәният министрлыгы, «Татмедия» агентлыгы, Казан шәһәр хакимияте.

Фестиваль Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында 7 майда (Р.Ваһаповның туган көне) ачыла, концертлар Россиянең дистәләгән шәһәр һәм районнарында (Мәскәү, Санкт-Петербург, Архангельск, Киров, Пенза, Пермь, Самара, Свердловск, Томск, Ульянов өлкәләре, Башкортстан, Мари, Мордва, Удмурт, Чувашстан республикалары) һәм чит илләрдә (Германия, Казакъстан, Польша, Үзбәкстан, Украина, Финляндия) куела.

Декабрьдә Казанда гала-концерт белән тәмамлана. Фестивальдә татар халык һәм эстрада җырларын башкаручы атаклы артистлар, башка милләтләрнең күренекле җырчылары, йөзләрчә һәвәскәр башкаручылар коллективлары катнаша.

Фестиваль лауреатлары арасында Ф. Каһиров, А. Сагынбаева, Р. Асаев, А. Хәйри, А. Исламов, И. Хуҗина, Р. Сәйфетдинов, Ф. Гыйззәтуллин, Р. Төхвәтуллин, Д. Байтемиров бар.

2007 елдан фестиваль кысаларында солистлар һәм дуэтлар номинациясендә, шулай ук профессиональ һәм һәвәскәр башкаручылар өчен аерым конкурс уздырыла.

VII фестиваль (2011) Г.Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлана. Жюрины РФ һәм ТР халык артисты И.Шакиров җитәкли.

2004 елдан фестивальнең җитәкчесе Р.Фәттахов.