Биографиясе

1936 елның 31 августы, Казан — 2016 елның 26 марты, шунда ук.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1960), ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының мәхкәмә-медицина экспертизасы бюросында медицина эксперты, Чистай шәһәренең 1 нче хастаханәсендә патологоанатом булып эшли.

1962–1966, 1967–2000 елларда Казан медицина институтында, гистология кафедрасы мөдире (1972–1992), кафедра профессоры (1992–2000).

2000 елдан «ГЭОТАР-Медиа» нәшриятында (Мәскәү).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нейрогистологиягә, биологик системаларда көйләү мөнәсәбәтләре мәсьәләләренә, холинэстеразаларның функциональ циохимиясенә карый.

Компьютер системаларын татар телендә эш башкару, нәшер итү, укыту өчен яраклаштыруны башлаучыларның, «А дан башлап Я га кадәр 2000 авыру» («2000 болезней от А до Я». М., 1999) белешмәлегенең җаваплы мөхәррирләреннән берсе.

Хезмәтләре

Количественная цитохимия лактатдегидрогеназы в инкапсулированных механорецепторах (тельцах Фатер — Пачини) // Цитология. 1972. № 10; 

Частная гистология: Курс лекций. К., 1989.

Әдәбият

Казанский государственный медицинский университет (1804 — 2004 гг.): Заведующие кафедрами и профессора: Биогр. словарь. К., 2004; 

Профессор Эрнст Галимович Улумбеков // Казан. медицина журн. 2016. № 3.