Биографиясе

1936 елның 11 октябре, Свердловск өлкәсенең Байкал районы Боровиково авылы – 2004 елның 19 мае, Яр Чаллы шәһәре.

Серов металлургия техникумын (Свердлов өлкәсе) тәмамлый. 1961–1972 елларда Серов ферроэретмәләр заводында металл эретүче, өлкән эретүче булып эшли.

1972–2000 елларда КамАЗда металл эретүчеләр бригадиры. Электр дугалы эретү мичендә беренче тапкыр соры чуен коюда катнаша (1976). 1976 елда Боровиков бригадасы 8 ай эчендә 5,5 мең т югары сыйфатлы чуен коя (план 4,5 мең т).

Бүләкләре

Герой исеме КамАЗның Икенче чиратын төзегәндә күрсәткән хезмәттәге батырлыгы өчен бирелә.

Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Первова И., Лукьянов Г. Боровиков Геннадий Петрович // Герои Социалистического Труда Татарии. Казань, 1984.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой славы – наши земляки. Казань, 2003.