Эчтәлек

XVIII йөз уртасында нигез салына. 1920 елларга кадәр Кече Лызи авылы составына керә.

1876 елгы мәгълүматларга караганда, поселокта 7 хуҗалык була.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Кече Лызи авыл җирлеге составына керә.

1930 елда поселокта Киров исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елдан – “Ленин сюрес” колхозы, 1952 елдан – “Победа” колхозы, 1958 елдан Ленин исемендәге колхоз составында. 1996 елдан Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан “Сорнай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә “Сорнай”, “Ушма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1920 елда – 281 (Югары Ушма авылы белән бергә),
1926 елда – 52,
1938 елда – 58,
1958 елда – 40,
1970 елда – 47,
1979 елда – 71,
1989 елда – 103,
2002 елда – 38,
2010 елда – 40,
2015 елда – 42 кеше (удмуртлар, татарлар).