- РУС
- ТАТ
сынчы, педагог
1961 елның 5 декабрендә БАССРның Караидел районы Караяр авылында туа.
Уфа сәнгать училищесен (1981), Башкорт педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый (1989).
1990 елдан З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясенең сынлы сәнгать факультетында укыта.
Рәссамнар берлеге әгъзасы (1993).
Заманча скульптур пластика өлкәсендә, бигрәк тә модернизм стилендә эшләүче танылган осталарның берсе. Мәрмәр, гранит, габбро, доломит, известьташ, бронза, алюминий, кургаш кулланып, станлы, монументаль-декоратив һәм парк скульптурасы, медальер сәнгате әсәрләре иҗат итә.
Металл, агач, папье-маше, буялган киндер, ясалма материаллардан монтажланган объектлар авторы. Нуриәхмәтовның 10 нан артык әсәре скульптура симпозиумнары вакытында иҗат ителгән һәм Уфа, Казан, Пенза, Рязань, Элиста, Ростов-Дон һ.б. шәһәрләрдә куелган: «Әсир» (Уфадагы парк, 1990), «Кеше-тәхет» (Рязань курчак театры каршындагы мәйданчык, 1993), «Вакыт» (Пенза урамнарының берсендә, 1994), «Казанга багышлау» («Казан» милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданчык, 1996), «Тулпар» (Уфа, 1999), «Ай колоннасы» (Уфа, 2002–2005).
Рәссамнар портретлары («Н.Калинушкин», 1990; «М.Назаров», 1997; «Юкин», «Кокурин», икесе дә — 2000), тематик композицияләр («Эпитафия», 1989, «Чагылдыру», 1991; «Мәхәббәт колоннасы», 1992–1994 һ.б.), вак пластикалар («Таң кошы», 2003) авторы.
Халыкара (Элиста шәһәре, 1997; Сент-Жорж де Кото шәһәре, Франция, 1998; Уфа, 1999; Кутаиси шәһәре, 2001; Петергоф шәһәре, 2005) һәм Россия скульптура симпозиумнары («Таштагы сын», Уфа, Пенза, Ростов-Дон, Рязань, Азов, Казан, Мәскәү, 1988 елдан), бөтенсоюз скульптура (Мәскәү, 1991), «Татарт» бөтентатар төбәкара (Санкт-Петербург-Казан, 1991) күргәзмәләрендә, халыкара «Арт-Манеж» сәнгать ярминкәсендә (Мәскәү, 1996; 1997) катнаша.
Шәхси күргәзмәләре Мәскәүдә (1996, К.Гобәйдуллин, И.Тонконогий белән берлектә), Уфада үткәрелә.
Әсәрләре Третьяков галереясында (Мәскәү), М.В.Нестеров исемендәге Башкорт сәнгать музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Рязань өлкә сәнгать музеенда, «Урал» хәзерге заман сәнгать галереясында (Уфа), Россия һәм чит илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.
«Сәнгатьтә тарих» республика күргәзмә-конкурсы (Уфа, 1999, «Скульптура» номинациясендә 1 нче бүләк), халыкара «Таштагы сын» симпозиумы (Кутаиси шәһәре, 2001, Россия СА дипломы), 9 нчы «Зур Идел» күргәзмәсе (Саранск шәһәре, 2004) лауреаты.
Фирдант Нуриахметов // Информель. Живопись. Графика. Скульптура. Ассамбляж. Уфа, 1997;
Фенина Э.П. Художники Башкортостана. XX век. Уфа, 2002;
Объекты: Каталог выставки. Уфа, 2005.
Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.