- РУС
- ТАТ
борынгы гарәп мифологиясендә, Шәрекъ һәм татар фольклорында Аллаһ тарафыннан көнбатыш һәм көнчыгышка яуга җибәрелгән герой
(гарәп. ﻥﻳﻧﺭﻗﻟﺍﻭﺫ, сүзгә-сүз тәрҗемәсе – ике мөгезле).
Ике якта да Зөлкарнәйн, начар кешеләргә җәзасын бирә-бирә, яхшы кешеләргә ярдәм итә-итә, җир читенә кадәр барып җитә; көферлек таратучы яэҗүҗ һәм мәэҗүҗ халыкларыннан саклаучы дивар төзи.
Кайбер мөселман динчеләре һәм хәзерге аерым тикшеренүчеләр Зөлкарнәйнне Александр Македонский белән тиңләштереп карыйлар. Зөлкарнәйнне тасвирлаучы бер чыганак – Гарәбстанда исламның башлангыч чорында киң танылу тапкан «Искәндәр турында роман» әсәре.
Башка чыганаклар булып борынгы гарәп мифологиясе һәм фольклоры тора. Аларда «Зөлкарнәйн» кушаматы Александр Македонскийга карата киң кулланылыш тапкан (Македония патшасының ике мөгезле борынгы Мисыр алласы Амон кыяфәтендәге сурәтеннән алынган дип фаразлана).
Дини Зөлкарнәйн Иран мифологиясендә, Якын Көнчыгыш һәм Урта Азия халыкларының урта гасырлар әдәбиятында Искәндәр образының барлыкка килүенә юл ачкан. Аларда ул еш кына, Искәндәр Зөлкарнәйн дип, ике исем белән йөргән.
Зөлкарнәйн образы төрки-татар фольклорында («Картлар җыры» циклы, «Зөлкарнәен патша», «Мөгезле патша» әкиятләре, «Искәндәр Зөлкарнәен һәм патшабикә турында» дастан) һәм әдәбиятында (Т.Ялчыголның «Тәварихы Болгарийә» һәм Х.Әмирхановның шул ук исемдәге әсәре, Шәрифнең «Шаһнамә»се һ.б.) киң чагылыш тапкан.
Татар халык иҗаты: Әкиятләр. Казан, 1978. 2 кит.;
Әмирхан Х. Тәварихы Болгария. Казан, 2000;
Әхмәтҗанов М. Татар кулъязма китабы. Казан, 2000;
Климович Л.И. Книга о Коране, его происхождении и мифологии. М., 1986;
Пиотровский М.Б. Коранические сказания. М., 1991.
Автор – Ф.И.Урманчеев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.