Биографисе

1920 елның 24 декабре, Тула губернасы Одоевский өязе Николо-Жупань авылы – 2012 елның 21 июле, Казан.

Казан юридик институтын тәмамлый (1948). Бөек Ватан сугышында катнаша. 1946–1947 елларда Казан исәп-хисап кредит техникумы укытучысы. 1958 елдан Казан финанс-икътисад институтында, 1985 елдан икътисад, статистика һәм хокук кафедрасы профессор (1989 елга кадәр кафедрасы мөдире), 1992 елдан хокук, 1996 елдан тарих, сәясәт белеме һәм хокук кафедралары профессоры.

Хезмәтләре гражданлык, хуҗалык хокукына карый. Югары уку йортлары өчен «Совет хокукы» («Советское право», 1969) дәреслеге авторы.

Хезмәтләре

Правовое регулирование хозрасчёта предприятий. Казань, 1976.