Көндезге күбәләкләр арасында иң күп санлысы. 2,5 меңгә якын төре билгеле, Россиядә – 140 ка якын.

Татарстан территориясендә 17 ыругтан 38 төре бар: перламутрлы күбәләкләр (Аглая, Нибба), тасмачлар, әрекмән күбәләге, кычыткан күбәләге һәм башкалар. Болыннарда, урман аланнарында, урман, юл буйларында очрыйлар. Еш кына чәчәкләргә куналар, аерым төрләрен зарарланган агач кәүсәләрендә, азык калдыкларында, пычракта, тирестә күрү гадәти күренеш.

Канат җәеме 2,5 тән 18 см га кадәр, ачык төстә: канатларының өске ягы аксыл яисә карасу буйлы кара яки кызыл-көрән, кызгылт сары төстә, аскы ягы кайры, кипкән яфраклар яки туфрак төсенә охшаш. Алгы аяклары үсеш алмаган. Гусеницаларның гәүдәсендә яки башында чәнечкеләр сизелеп тора. Үсемлекләрдә яшиләр, үлән, агач, куак яфраклары белән туеналар. Курчаклары металлсыман ялтыравык тимгелле; башлары аста килеш асылынып торалар. Гадәттә, күбәләкләр яки яшь гусеницалар кышлый.

Төс үзгәртүчән күбәләк (Apatura iris), адмирал, кайгылы күбәләк, бизәкле күбәләк (Nymphalis polychloros), почмак канатлы күбәләк (Polygonia V-album), тирәк тасмач (Lemenitis vernalis) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).