Биографиясе

1930 елның 1 марты, Үзбәкстан ССР, Коканд шәһәре – 2000 елның 3 гыйнвары, Казан шәһәре.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1953 ел), Әлмәт шәһәр хастаханәсендә табиб-терапевт булып эшли.

1955 елдан Казан медицина институтының фармакология кафедрасында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фосфорорганик кушылмалар фармакологиясенә карый.

Уйлап табуга 3 авторлык таныклыгы һәм 2 патенты бар.

Нерв-психика авыруларын дәвалау өчен препаратлар уйлап табу һәм сынаучы авторларның берсе; фосфабензид транквилизаторын сәнәгать җитештерүенә кертүдә катнаша (препарат СССР ВДНХсының көмеш һәм бронза медальләренә лаек була).

Хезмәтләре

Сравнительная фармакологическая характеристика некоторых этилидеглицериновых эфиров диэтилфосфорной кислоты // Фармакология и токсикология. 1959. № 4.

Противовирусное действие хлофосфеналя // Казан. мед. журн. 1969. № 4 (автордаш).

Фармакологическая характеристика транквилизирующего действия гидифена // Фармакология и токсикология. М., 1980. Т. 64, № 4 (автордаш).