Биографиясе

1827 елның 14 июне, Санкт-Петербург — 1906 елның 26 мае, Санкт-Петербург губернасы, Луга өязе Заполье утары.

Дерпт университетын тәмамлаганнан соң (1853), Санкт-Петербургта 2 нче коры җир гаскәрләрендәге, соңрак патша сарае карамагындагы госпитальләрдә.

1856 елда Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан Идел елгасы һәм Каспий диңгезендә балык тоту шартларын өйрәнү өчен Саратов һәм Әстерхан шәһәрләренә җибәрелә.

1858 елдан Казан университетының физиология һәм гомуми патология кафедрасы мөдире.

1860–1861 елларда Көнбатыш Европа илләрендә фәнни командировкада була, физиология лабораторияләре эше белән таныша, нервизм турындагы тәгълимат нигезләрен эшли.

1863 елдан Санкт-Петербургта: Петербург университетының анатомия һәм физиол. кафедрасы мөдире, 1886–1892 елларда анатомия-гистология кабинеты мөдире.

Овсянников — Казан (1858), Петербург университетларында (1863, хәзер А.А.Ухтомский исемендәге Физиология институты), Петербург ФАндә (1864, хәзер И.П.Павлов исемендәге Физиология институты) физиология лабораторияләренә нигез салучы.

1886 елда үз утарында крәстиян балалары өчен мәктәп ача.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре үзәк нерв системасы морфологиясенә һәм физиологиясенә карый. Овсянников беренче булып озынча мидәге кан-хәрәкәт үзәген тасвирлый, диңгез йолдызчыкларында нерв системасы булуын исбатлый.

Россиядә гистологиягә, нерв системасының чагыштырма физиологиясенә нигез салучыларның берсе.

Петербург табигыять җәмгыятенең зоология бүлекчәсе рәисе (1880–1906). «Вестник естествознания» журналының баш мөхәррире (1890–1893).

Овсянниковның «Зур мидәге нерв очларын микроскоп белән тикшерү» («Микроскопическое исследование начала нервов в большом мозгу») хезмәте Париж ФА бүләгенә лаек була (1857).

Медальләр, шул исәптән чөгә балыгын үрчетүдәге уңышлары өчен Париж климатка яраклаштыру җәмгыятенең 1 нче дәрәҗәдәге медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Микроскопические исследования начал нервов в большом мозге // Военно-медицина журн. 1856. Ч. 6–8, разд. 9 (автордаш);

Обзор исследований о теменном глазе у земноводных, пресмыкающихся и рыб // Вестн. естествознания. 1891. № 3;

О строении нервной системы речного рака // Изв. Имп. АН. 1898. Т. 9, № 3.

Әдәбият  

Зефиров А.А., Звёздочкина Н.В. Филипп Васильевич Овсянников (1827–1906). К., 2002.