Эчтәлек

1990 елда Уфада Н.С.Лотфуллин (беренче рәисе) инициативасы белән оештырыла.

1992 елдан берләшмәне В.М. Ханнанов җитәкли. Төркем оешкан көннән башлап аның әгъзалары булып Р.Әхмәтвәлиев, В.Ханнанов, Р.Харисов, Н.Байбурин, И.Әхмәтвәлиев, И. Бикбулатов тора (соңгы икесе аның составыннан чыга), соңрак Р. Морташин, М. Мөхәммәтов кушыла.

«Чыңгызхан» символы — Н.Лотфуллиның «Чыңгызхан» картинасында (1992) гәүдәләндерелгән «Бөек даланы» яулап алган «Ак җайдак» образы. Рәссамнар милли мәдәниятнең рухи киңлекләрен үз эченә алган һәм дөнья актуаль сәнгате үсеше агымында булган хәзерге татар нәкыше идеясен игълан итәләр; модерн сәнгатьнең стиль юнәлешләрен үзләштерәләр (нәкышь авангарды, супрематизм, поп-арт, объект, преформанс һ.б.) һәм үзләренең әсәрләрендә коллектив концепциясе генә түгел, шәхси концепцияләрен дә гамәлгә ашыралар. Кайберләре чит илләргә дә эшкә чакырыла (Н.Лотфуллин АКШка, Р.Әхмәтвәлиев Франциягә, Р.Харисов Канадага).

Берләшмәдә катнашучылар хәзерге татар һәм башкорт сәнгатен үстерүгә һәм пропагандалауга зур өлеш кертәләр. Беренче күргәзмә 1990 елда Ленинградта була. «Чыңгызхан» әгъзалары 1 нче Бөтентатар төбәкара «Татарт» күргәзмә оештыручылардан санала (Санкт-Петербург — Казан, 1991). «Чыңгызхан»ның Төркем күргәзмәләре Уфада, Мәскәүдә, Казанда һ.б. шәһәрләрдә уздырыла. 1996–2002 елларда Мәскәүдә үткәрелгән «Арт-Манеж» халыкара күргәзмә-ярминкәләрдә даими катнаша. Берләшмә әгъзаларының төркем белән һәм шәхси күргәзмәләре Төркиядә, Франциядә, АКШта, Испаниядә, Голландиядә, Австриядә, Канадада һ.б. илләрдә үткәрелә. «Чыңгызхан» рәссамнары «Нәүрүз-бәйрәм», «Гравицаппа-I» (икесе дә — 1997, Уфа), «Гравицаппа-II», «Нәүруз-Мөбарәк» (икесе дә — 1998, Уфа), «Госел храмы» (1999, Мәскәү), «Чыңгызхан ханәкәләре» (2000, Уфа), «Алтын пайцза» (2001), «Пыльтрыш» (2001, 2003, Башкортстан Республикасының Благовар районы Каргалы авылы), «Балкышлы арба» (2004, Мәскәү), «Үтәкүренмәле шәүләләр» (2010, Уфа) коллектив перформансларны гамәлгә ашыра; төбәкара һәм халыкара сәнгать проектларының инициаторлары була («Айлар балкышы», 2001–2007; «Яратылыш», 2011 һ.б.; Төркиянең Әнкара, Мәскәү һәм РФнең башка шәһәрләре).

«Чыңгызхан» — Уфа «Мирас» галереясын (1994); Башкортстан Республикасының Н.Лотфуллин исемендәге Заманча сәнгать музеен (2002; инициаторы һәм беренче директоры В.Ханнанов) оештыручыларның берсе.

Әдәбият

Группа «Чингиз-хан». Живопись: Каталог. СПб., 2000; 

Творческое объединение художников «Чингисхан»: 1990-е годы // Эстетика ислама в современном искусстве Южного Урала. М., 1997; 

Чингисхан в холстах и наяву // Рампа. 2000. № 9; 

ВХ: Высокохудожественный журнал: Спец. вып., посвящённый 15-летнему юбилею творческого объединения «Чингисхан». 2005. № 1; 

ЧингисХан — Chenghishhan. М., 2008.

Автор — Г.Ф. Вәлиева-Сөләйманова