Гомуми мәгълүмат

Екатеринбург шәһәреннән 360 км ераклыкта урнашкан. 1910 елда урман бүлемтеген булдырганда поселок буларак нигез салына.

Халкы – 40292 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 472 кеше (1920 елда – 4, 1939 елда – 356, 1959 елда – 718, 1970 елда – 749,1979 елда – 686, 1989 елда – 654, 2002 елда – 491 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

1920 еллар ахырында – 1930 еллар башында татарларның Тавдага актив күченүе агач эшкәртү предприятиеләре төзелеше белән бәйле. Бөек Ватан сугышы чорында шәһәрдәге татарлар саны госпитальләрдәге һәм шәһәрдә яшәргә калган кызылармиячеләр исәбенә арта.

Мәчет эшли (2000 елдан). Ел саен Корбан бәйрәме, Сабан туе, Ураза бәйрәме үткәрелә.