Биографиясе

1905 елның марты, Тамбов губернасы, Елатьма өязе Толстиково авылы – ?

Ленинградта икътисадчылар курсларын тәмамлый (1931).

1931–1937 елларда «Спартак» аяк киемнәре җитештерү фабрикасында икътисадчы, тегү цехы парторгы, профсоюз комитеты рәисе, кадрлар буенча директор урынбасары.

1937–1938 елларда ВКП(б)ның Казан шәһәре Молотов райкомында инструктор, секретарь; 1939–1941 елларда Татарстан өлкә комитетында инструктор, оештыру-инструкторлык бүлеге мөдире урынбасары, 1941–1942 елларда җиңел һәм җирле сәнәгать бүлеге мөдире.

1942–1943 елларда ВКП(б)ның Казан шәһәр комитетында сәнәгать тармаклары секретаре, 1943–1946 елларда кадрлар буенча секретарь.

1946–1953 елларда ТАССРның җиңел сәнәгать министры, 1953–1957 елларда Профсоюзларның Татарстан төбәк советы рәисе.

ТАССР Югары Советы депутаты (1947–1951, 1955–1959).

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.