Биографиясе

1907 ел, Казан губернасы, Лаеш өязе Олы Солтан авылы –1984 елның 2 августы, Казан.

Татар сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлый (1928 ел).

1928–1933 елларда Мәскәү үзәк татар эшче театры труппасында эшли, 1933–1962 елларда Республика күчмә театры актрисасы. Бу театрга нигез салучыларның берсе, аның тарихында күренекле эз калдыра, коллективның этик һәм иҗади традицияләренә турылыклы актриса буларак зур абруй казана.

Иҗаты

Киң диапазонлы актриса, төрле пландагы рольләрдә уйный, көчле эчке темпераменты белән һәр образның колоритлылыгына, рольнең масштаблылыгын арттыруга ирешә.

Мәскәү татар эшче театры сәхнәсендә башкарган беренче рольләрендә үк – Елена («Давыллар арасында», Д.И.Курдин), Татьяна («Разлом», Б.А.Лавренёв), Фәхрия («Козгыннар оясында», Ш.Камал) – халык аңында бара торган тирән үзгәрешләрнең катлаулы процессларын күрсәтүче иҗтимагый рухны чагылдыра.

Б.Д.Галиуллина иҗатына хас ачык, якты чагылышлы күркәм форма актрисага образның чын социаль-психологик асылын ачарга комачауламый.

Б.Д.Галиуллинаның аеруча күренекле рольләре арасында – Сәрби («Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш), Шәмсекамәр (шул исемле пьеса, М.Әблиев), Фатыйма («Тормыш җыры», М.Әмир), Караубикә («Карагол», Д.Юлтый), Җәннәт («Каенана», М.Шамхалов), Хәмидә («Кара йөзләр», М.Гафури), Шаһсәнәм («Тугыз гашыйк», З.Шаһиморатов), Анна, Лебёдкина («Бай кәләш», «Кичеккән мәхәббәт», А.Н.Островский), Параска («Украина далаларында», А.Е.Корнейчук) һ. б.

Б.Д.Галиуллина, асылы белән халыкчан башкару осталыгына ия артист буларак, хатын-кыз характерының иң үрнәк милли сыйфатларын чагылдыра.

Автор – Д.Ә.Гыймранова.