Биографиясе

1939 елның 8 октябрендә Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туа.

1963 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технология университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1986 елдан органик химия кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре органик кушылмалар электрохимиясенә, элементорганик кушылмалар химиясенә, органик химиягә, химик кушылмалар номенклатурасына карый.

М.Б.Газизов өч валентлы фосфор хлоридларының О,О-гемдиалышынган органик кушылмалар белән реакцияләрен тикшерә; өч валентлы фосфорның яңа кушылмаларда альдегидлар белән реакциясе механизмнарын ачыклый.

Сулы булмаган тирәлектә гем-полигалогенидлардан карбониллы кушылмалар алу ысулын эшли.

Югары дәрәҗәдә бактерицид һәм вирусларга актив каршылыклы фосфорорганик кушылмалар синтезлый.

Хезмәтләре

Реакция хлоридов трёхкоординированного фосфора с кислородосодержащими органическими реагентами / ВИНИТИ // Итоги науки и техники. Сер. Органическая химия. 1990. Т. 15 (автордаш);

Реакции Р(III) с карбонильными соединениями // Успехи химии. 1990. Т. 59, вып. 3 (автордаш);

Номенклатуры химических соединений. Казань, 2006 (автордаш).

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт - КХТИ-КГТУ (1919-2000);

Краткий биографический справочник. Казань, 2000.