Биографиясе

699 ел, Гыйрак, Куфә шәһәре – 767 ел, шунда ук.

Гыйрак дин галиме Хаммад бине Али Сөләйман шәкерте. Куфә һәм Басра шәһәрләренең абруйлы факиһләреннән саналган.

Эшчәнлеге

Әбү Хәнифәдән ислам дине гыйльменең язма традициясе башлана, ислам дине тәгълиматына кагылышлы беренче хезмәт аныкы дип санала.

Әбү Хәнифәнең вәгазьләре, әйткән фикерләре һәм сорауларга биргән җаваплары шәкертләре тарафыннан теркәп барылган. Соңрак бу язмалар китаплар итеп туплана, аларның авторы булып Әбү Хәнифә санала.

Әбү Хәнифәнеке дип саналган иң билгеле әсәрләр – дин кагыйдәләре бәян ителгән «Әл-Фикъһ әл-Әкбәр» (кара: Гакыйдә) һәм Әбү Хәнифә тарафыннан үз тәгълиматын нигезләү өчен кулланылган хәдисләр тупланган җыентык «Әл-Мөснад». Әлеге хезмәтләргә һәм Әбү Хәнифә фикерләренә таянып, шәкертләре аның исеме белән аталган мәзһәб төзиләр.

Хезмәтләре

Аль-Фикх аль-Акбар. Величайшее знание. Казань, 1999.

Трактаты. М., 2001.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.