Төп бина 1962 елда архитектор И.Г.Гайнетдинов һәм инженер В.Н.Поляков проекты буенча, совет архитектурасының рационалистик формаларында төзелә. Өч катлы сузынкы яссы түбәле елга вокзалы бинасы Идел елгасы яры читендә урнашкан.

Ике як тәрәзәле көтү заллары һәм биналарның бөтен биеклеген биләгән витраж тәрәзәле үзәк вестибюль Иделгә юнәлтелгән. Хезмәт күрсәтү бүлмәләре беренче катта һәм вокзал яны мәйданчыгы ягыннан фасад буенча урнашкан.

Бинаның ян-якларындагы баскычлар көтү залын яр буе белән тоташтыра. Интерьерлар бизәлешендә витражлар, мозаик панно һәм рәссам Ч.Г.Әхмәров эскизлары буенча башкарылган татар халык сәнгате бизәкләре кулланылган.

2005 елга Елга вокзалы биналарын реконструкцияләү төгәлләнә, урта өлеше өстәп корыла һәм яр буе төзекләндерелә.

Автор – Х.Г.Надырова