Гомуми мәгълүмат

Мәскәүдән 1515 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. 1586 елдан Усть-Сысольск торулыгы буларак билгеле; 1930 елдан – хәзерге исеме.

Халкы – 243536 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1377 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Татар җәмгыяте Бөек Ватан сугышыннан соң оеша башлый. Беренче булып Ульяновск өлкәсеннән һәм ТАССРның көньяк-көнбатыш районнарыннан (Чүпрәле һәм башкалар) социаль юнәлешле объектлар (мәктәпләр, ашханәләр һәм башкалар) төзелешенә контракт белән эшләргә килүчеләр күченә. 1960 елларда Сыктывкар урман сәнәгате комплексы үсү белән, татарлар саны арта.

Хәзерге вакытта шәһәрдә Коми Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе эшли (1997 елдан рәисе – М.Х.Ончева), аның каршында: Эжвин районы «Дуслык» һәм Сысольск районы татарлары җирле милли-мәдәни автономияләре; «Ак калфак» мөселман хатын-кызлар оешмасы, «Нур мәхәлләсе» мөселман дини оешмасы (2000 елдан, җитәкчесе – Р.С.Әминов) эшли.

Ел саен Сабан туе, «Сембелә», «Түгәрәк уен», Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме, татар-башкорт җыры фестивале, Г.Тукай һәм М.Җәлил хөрмәтенә багышлап шигърият көннәре, Хәтер көне, Татарстан Республикасы оештырылган көн билгеләп үтелә.

Күренекле кешеләре

Генерал-майор В.Т.Насыйров, филология фәннәре докторы С.М.Әюповның тормышы һәм эшчәнлеге Сыктывкар шәһәре белән бәйле.