Татарстан Республикасының хәзерге Спас районы территориясендә, Болгар пристаненнан 72 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Әлки районы Старый Баран авыл советы, 1935 елдан – Кузнечиха районы Иске Баран, 1956 елдан – Новый Баран авыл советлары, 1960 елдан – Әлки районы Новый Баран авыл советы, 1963 елдан – Куйбышев районы Кузнечиха авыл советы, 1991 елдан Спас районы Новый Баран авыл советы составында.

Халык саны – 28 кеше (1930 ел, татарлар), 245 кеше (1938 ел, татарлар), 234 кеше (1949 ел, татарлар), 191 кеше (1958 ел, татарлар), 180 кеше (1970 ел, татарлар), 143 кеше (1979 ел, татарлар), 58 кеше (1989 ел, татарлар).

1998 елдан авылда яшәүчеләр калмый, 2009 елда юкка чыга.