Эчтәлек

Казанның югарыгы өлешендә Карл Маркс һәм Мөштәри урамнары кисешкән почмакта урнашкан.

Бина 1906 елда, фаразлар буенча, архитекторлар К.Л.Мюфке һәм Ф.Р.Амлонг проекты буенча Казан хәрби округы командующие резиденциясе буларак төзелә. 1907–1917 елларда анда генерал А.Г.Сандецкий яши. Йорт янәшәсендә флигель, төрле хезмәт корылмалары, бакча урнаша.

Г-рәвешле ике катлы кирпеч бина романтик юнәлештәге модерн стилендә төзелгән, сарайларга хас катлаулы, зур күләмле композициягә ия. Урам ягындагы зал бүлмәләре анфилада системасы буенча урнашкан, тәрәзәләре урам ягына карый; торак бүлмәләрен алардан коридор аерып тора. Төп ишек йортның көнчыгыш тарафында урнашкан (хәзерге Мөштәри урамы). Ордеры катлаулы, портигы пар колонналы, өстенә импостлар куелган, уксыман фронтон тимпанына герб урнаштырылган. Ишек өсте сәнгатьле итеп чүкелгән түбә белән бизәлгән. Төньяк фасад сәнгатьчә эшләнгән дүрт колонна һәм түгәрәк тәрәзә белән бизәлгән. Түбәнге катның диварлары тирән рустлау ысулы белән эшкәртелгән. Аркалы тәрәзәләр архивольтлар белән каймаланган, алар арасындагы дивар аралыгына пилястралар урнаштырылган. Тәрәзәләре туры почмаклап эшләнгән, югары кат диварлары штукатурланган. Ярымротонда формасындагы залларның берсе бакча ягына чыга. 2 нче каттагы ярымротонда нәфис баганаларга беркетелгән култыксалы балкон белән уратып алынган. Түбә кыеклары челтәрле металл рәшәткә белән бизәлгән. Түбә кәрнизе бизәкле кронштейннарга терәлеп тора. Түбә почмакларына вазалар куелган. Йортның тышкы бизәлеше — тулысынча, интерьеры өлешчә сакланган. Сандриклар белән әйләндереп алынган, ишекләре, челтәрләп эшләнгән үзәк баскыч, урам якның катлаулы һәм матур тышкы күренеше, чүкеп эшләнгән рәшәткәләре белән аерылып торган таш баскычы, агач кронштейннарны хәтерләткән түшәме, кирпечтән чыгарылган төрле зурлыктагы мичләре һәм каминнары белән бина игътибарны җәлеп итә.

Утарның төньяк-көнбатышында урнашкан ярдәмче блок төп бина белән бер үк вакытта төзелгән. Ул Г-рәвешле ике өлештән тора. Йорт биләмәсенең көньяк чигендә арбалар кую сарае, ат абзары, кар базы, төньягында төп фасады Грузин урамына (хәзер К.Маркс урамы) караган торак флигель урнашкан. Аның фасадлары эклектиканың классик юнәлешендә төзелгән. Кәрниз икеле кронштейннар белән бүлгәләнгән. Фасадны чүкеп эшләнгән рәшәткәләр төгәлли. Утарның коймасы башка корылмалар белән бер үк вакытта төзелә. Койманың кирпеч баганалары штукатурланган. Чабакса осталары эшләгән чуен рәшәткәгә үсемлек бизәкләр төшерелгән. Утарның төньякта һәм көнчыгышта капкалары бар.

1920 еллар башыннан бинада — Беренче Советлар Йорты, Казан шәһәр советы башкарма комитеты президиумы, 1924 елдан туберкулёз диспансеры урнаша. 1967 елдан биредә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее эшли.

Әдәбият

 Остроумов В.П. Казань: Очерки по истории города и его архитектуры. К., 1978;

Республика Татарстан: Памятники истории и культуры. К., 1993.

Авторлар – Л.М.Мортазина, Г.И.Середа