Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Миңлегол, Узлы исемнәре белән билгеле.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, он тарту, шәхси олаучылык. Авыл аша почта юлы уза.

XX йөз башында 2 мәчет (1860 еллар һәм 1915 ел), земство станциясе, 3 су тегермәне була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3050 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Баулы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Томбарлы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Карамалы” һәм “Игенче” колхозлары оештырыла, 1931 елда “Берлек” колхозына берләштерелә. 1991 елдан “Баулы” нефть-газ чыгару идарәсе ярдәмче хуҗалыгы, 1996 елдан “Берлек” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Берлек” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, крәстиян фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда авылда башлангыч мәктәп, 1937 елда җидееллык (1969 елда яңа бина төзелә), 1984 елда – урта, 2017 елда – тулы булмаган мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, “Миләүшә” балалар бакчасы (1996 елдан), тегермән, фельдшер-акушерлык пункты, “Галия” мәчете бар (1995 елдан).

Ел саен авылда Әбиләр сабантуе үткәрелә.

Мәдәният йорты каршында “Асылъяр” бию коллективы (2010 елдан, оештыручысы – Р.А.Миңнуллина), “Тамчы” һәм “Сылу” балалар бию коллективы (2010 елдан һәм 2012 елдан, оештыручысы – Л.И.Шәрифуллина), ”Хатирә” фольклор ансамбле коллективы эшли (2013 елдан оештыручысы – Л.И.Шәрифуллина).

Халык саны

1816 елда – 146,
1859 елда – 541,
1889 елда – 805,
1897 елда – 1061,
1910 елда – 1729,
1926 елда – 1361,
1938 елда – 912,
1949 елда – 769,
1958 елда – 842,
1970 елда – 781,
1979 елда – 648,
1989 елда – 495,
2002 елда – 662,
2010 елда – 672,
2015 елда – 707 кеше (татарлар).