Тарихы

Авылга XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Бәйрәш, Барышевка исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (фаразларның берсе буенча дворян Анненковлар, декабрист И.А.Анненков гаиләсе карамагында була). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм  терлекчелек.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 365 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Спас волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Иске Исаково авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красная горка” колхозы оештырыла, 1951 елда “Стальной молот”  колхозы итеп үзгәртелә, 1960 елда Калинин исемендәге колхоз составына керә (Иске Исаково авылы).

Халык саны

1859 елда – 316,
1897 елда – 246,
1920 елда – 312,
1938 елда – 245,
1949 елда – 164,
1958 елда – 84,
1970 елда – 93,
1979 елда – 80,
1989 елда – 34,
2002 елда – 29,
2010 елда – 17,
2015 елда – 16 кеше (руслар, татарлар).