Актай елгасының (Кама елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 25,3 км, бассейнының мәйданы 199,8 км2. Идел аръягы түбәнлеге буйлап, Әлки районында ага. Елга башы Абдул Салманы авылы чигендә, тамагы Демидовка авылыннан 1 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 79 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

Салманның кушылдыгы – Нохрат елгасы (14,1 км) – уң кушылдык. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,21 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 81 мм, ташу агымы катламы 72 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,005 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Салман басейнында суының күләме 0,6 млн мбулган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.