- РУС
- ТАТ
партия, хакимият-хуҗалык эшлеклесе
1935 елның 18 июне, Рязань өлкәсенең Михайловск шәһәре – 2004 елның 2 октябре, Мәскәү.
1959 елда Рязань авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Михайловск шәһәре предприятие ләрендә партия һәм хуҗалык эшендә.
1962–1963 елларда Татарстан республика «Сельхозтехника» берләшмәсенең (Казан) фермаларны механикалаштыру бүлегендә дәүләт техник күзәтчелеге буенча өлкән инженер, 1963–1965 елларда башлык.
1965–1969 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты оештыру-партия эше бүлеге инструкторы.
1969–1973 елларда КПССның Аксубай райкомы 1 нче секретаре.
1973–1984 елларда ТАССР МС рәисе урынбасары, 1 нче урынбасары, бер үк вакытта 1983 елда Татарстан республика агросәнәгать берләшмәсе рәисе.
1985–1986 елларда РСФСР әзерләүләр министрының, 1986–1988 елларда РСФСР икмәк продуктлары министрының 1 нче урынбасары, 1991–1993 елларда РФ ЮС Аппаратының социаль-икътисади үсеш бүлеге мөдире.
1999 елда Бөтенроссия «Депутатлар ассоциациясе» иҗтимагый оешмасы рәисе.
1996–1999 елларда РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы рәисе киңәшчесе.
1971–1985 елларда ТАССР ЮС депутаты, 1990–1993 елларда РФ халык депутаты.
Современная политическая история России (1985–1998 годы). Лица России. М., 1999. Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.