- РУС
- ТАТ
Халыкара милли театрлар фестивале
Фестивальне Буа дәүләт драма театры оештыра. Фестивальне үткәрү идеясе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге һәм Буа муниципаль районы администрациясе ярдәме белән хуплана һәм тормышка ашырыла.
Фестиваль ел саен үткәрелә. Ул театр сәнгатенең милли формаларын үстерүгә ярдәм итү, театр процессының яңа, заманча формаларына игътибарны җәлеп итү, Россия халыклары театрларының халыкара һәм Бөтенроссия элемтәләрен ныгытуга ярдәм итү, кызыклы уртак иҗади проектлар өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.
Идел буе һәм Урал халыклары театрларының беренче Бөтенроссия «Диалог киңлеге» фестивале 2017 елның мартында узды. Анда Россиянең 20дән артык драма һәм курчак театры коллективы катнашты. Фестиваль идеясе Франциядә Авиньон шәһәрендә уза торган атаклы театр фестивале белән илһамлана.
2018 елда фестиваль «халыкара» статусын ала.
Фестивальнең мәйданында һәм мәйданчыкларында күрше районнар (Апас, Тәтеш, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле районнары), Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Иран, Эстония, Төркия, Сербия, Әзербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Украина, Саха (Якутия) Республикасы, Калмыкия Республикасы, Чуваш Республикасы, Мордовия Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Оренбург өлкәсеннән 70тән артык коллектив чыгыш ясый.
Төрле елларда фестивальдә халык мәхәббәтен яулаган Россиянең халык артисты Сергей Безруков, Россиянең атказанган артисты Юрий Гальцев катнашты.
Тәнкыйтьчеләр коллегиясе составына узган өч фестивальдә дә театр сәнгате өлкәсендә танылган белгеч-экспертлар, «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясе экспертлары керә.
Һәр фестиваль театральләштерелгән тамаша, катнашучыларның матур парады, фестиваль әләмен күтәрү һәм Буа шәһәренең үзәк паркында бәйрәм салюты белән ачыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.