Авылга 1926−1927 елларда Дүсем авылы кешеләре (хәзер Сарман районында) нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Минзәлә кантоны Карамалы волостена керә. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Иске Михайловка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Уңыш” колхозы оештырыла.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз, сарык асрау, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда башлангыч мәктәп ачыла, 1961 елда − сигезьеллык (1981 елда яңа бина төзелә), 1984 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (мәктәп каршында музей эшли).

Авылда балалар бакчасы (1976 елдан), Гәрәев Илдүс исемендәге мәчет эшли (1998 елдан).

Күренекле кешеләре

И.В.Гәрәев (1938−2011) – галим-зоотехник, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, социология фәннәре кандидаты, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы.

Халык саны

1926 елда – 28,
1938 елда – 348,
1949 елда – 330,
1958 елда – 219,
1970 елда – 280,
1979 елда – 241,
1989 елда – 224,
2002 елда – 236,
2010 елда – 224,
2015 елда. – 262 кеше (татарлар).