- РУС
- ТАТ
сынлы сәнгатьтә төп урынны алып торучы төр
«Нәкышь сәнгате» атамасы XVIII йөздән кулланышта — ул турыдан-туры гамәли кулланылышта булмаган визуаль, хәрәкәтсез, фәзаи сәнгать төре.
Нәкышь сәнгатенең төп төрләре нәкышь әсәрен төшерүче нигез белән бәйләнгән:
станлы әсәр махсус станокта — мольбертта иҗат ителә;
монументаль һәм монументаль-бизәлеш әсәре архитектураны бизәү өчен билгеләнә һәм сәнгать синтезында мөһим роль уйный.
Өслеккә пигмент төшерүнең технологик мөмкинлекләренә карап, нәкышь сәнгатен майлы, җилемле (акварель, гуашь, темпера), керәч һәм силикат буяулары кулланылышлы һәм фреска төрләренә аералар.
Сәнгатьнең мозаика һәм витраж кебек төрләре нәкышь сәнгате белән якын тора.
Тема мохитына тәңгәл китереп, нәкышь сәнгате портрет, пейзаж, натюрморт, көнкүреш, тарихи, баталия, анималистик жанрларга бүленә.
Татарстан территориясендә монументаль-бизәлеш нәкышь сәнгатенең иң борынгы үрнәкләрен Болгар шәһәренең XIII–XIV йөзләрдәге архитектура истәлекләре фрагментларында күрергә була (Хан төрбәсе, Кызыл пулат һәм башкалар): мозаик һәм майолика тышлыклар, фреска бизәге (кара Алтын Урда сәнгате, Монументаль-бизәлеш сәнгате).
Нәкышь сәнгате XVI йөзнең икенче яртысыннан икона язу, фреска кебек борынгы рус сәнгате кысаларында үсеш ала (Успение соборының нәкышь ансамбльләре, Зөядәге Троица чиркәве, Казандагы Благовещение соборы һәм башкалар).
XVII йөз ахырыннан башлап, сәнгатьнең дөньяга гуманистик карашларга нигезләнгән яңа принциплары ныгып урнаша. Нәкышь сәнгате дөньяны һәм кешенең көндәлек тормышын тагын да тулырак һәм төгәлрәк сурәтләүгә йөз тота. Аның үсеше барокко, рококо, классицизм, романтизм, салон академизмы, натурализм, реализм кебек төрле стильдәге системалар кысасында бара.
XVIII йөздә татарларда нәкышь сәнгатенең майлы буяулар белән пыялада башкарылучы үзенчәлекле төре — шәмаил барлыкка килә.
Нәкышь сәнгате XVIII йөз ахырында — XIX йөзнең беренче яртысында Казан төбәгендә күбрәк көнкүреш портреты жанрларында (К.В.Барду, И.И.Журавлёв, Н.И.Зеблов, С.С.Ершов, З.И.Иванов, Л.Д. һәм Л.Л.Крюковлар, И.П.Петров, Р.А.Распутин, Ф.И.Чекиев һәм башкалар), табигать күренешләре пейзажларында (А.Н.Ракович), тарихи-дини композицияләрдә (И.Александров, П.Гаврилов, Т.Иванов, Р.Ж.Колосов, А.И.Нечаев, П.Д.Пономарёв, А.Соколов, В.С.Турин һәм башкалар), театр-декорация сәнгатендә (М.И.Живокини, Г.Я.Паулино) үсеш ала. Казанда эшләүче нәкышьчеләрнең күбесе А.В.Ступинның Арзамас нәкышь мәктәбен һәм Петербург сәнгать академиясен тәмамлаган, шуңа бәйле үзенчәлекле стилистика белән аерылып торган профессиональ осталар була.
Сәнгатьнең башка төрләре белән беррәттән, нәкышь сәнгате төбәктәге сәнгать үсешенең актив өлешен тәшкил итә. Нәкышь сәнгате Казандагы урта һәм югары уку йортлары — Беренче ир балалар гимназиясенең, университетның, руханилар академиясенең уку-укыту программаларына кертелә, бу, үз чиратында, нәкышь мәдәниятенең киң таралуына китерә һәм сәнгать зәвыгы тәрбияләүгә хезмәт итә.
XIX йөз дәвамында Казан төбәгендә төрле елларда үз әсәрләрендә төбәк тарихын һәм табигатен чагылдырган күренекле рус нәкышьчеләре А.П.Боголюбов, К.Ф.Гун, В.Г.Худяков, Г.Г. һәм Н.Г.Чернецовлар, И.И.Шишкин һәм башкалар эшли.
Казан XIX йөздә җирле һәм башка шәһәрләр рәссамнарының, Рус рәссамнары берлеге әгъзаларының, күчмә сәнгать ширкәтләренең күргәзмәләрен, шулай ук шәхси тупланмалардагы әсәрләрдән күргәзмәләр уздыру урынына әверелә (кара Сәнгать күргәзмәләре). Казан сәнгать мәктәбенең нәкышь бүлеге ачылу (1895 ел) нәкышьчеләр әзерләүгә ныклы нигез була, алга таба аларның күпчелеге Татарстанда (П.П.Беньков, Н.М.Сапожникова, В.К.Тимофеев, Н.И.Фешин, К.К.Чеботарёв һәм башкалар), аннан читтә (Д.Д.Бурмон, Р.Либерт, К.М.Летелов, В.Э.Тюлькин, А.М.Соловьёв, М.С.Спиридонов, Н.М.Сверчков һәм башкалар) нәкышь сәнгате үсешенә зур йогынты ясый.
XIX йөз ахырында — XX йөз башында нәкышь сәнгате үсеше аерым стилистик агымнарның — реализм, импрессионизм, модерн, кубизм, футуризм һәм башкаларның киеренкелеге, катлаулылыгы һәм төрлелеге белән аерылып тора. Нәкышь сәнгатенең жанр чикләре киңәя, натюрморт, интерьер, көнкүреш һәм тарихи жанрлар үсеш ала.
Театр-бизәлеш нәкышь сәнгатенең XX йөз башында алга китүе П.П.Беньков иҗаты белән бәйле.
Беренче татар нәкышьчеләре арасында «Сәйяр» труппасы спектакльләрен бизәгән С.Яхшыбаев, иҗат тормышы Башкортстанда узган К.Ә.Дәүләткилдиев, нәкышь һәм рәсем укытучысы Ш.А.Таһиров һәм башкалар була.
1920 елларда нәкышь сәнгате өлкәсендә тормышны индустрияләштерү күтәренкелеге һәм яңа техник эраның эстетикасына төшенү, конструктив стилистиканың аерым күренешләрендә гәүдәләнеп, «Подсолнечник», «ТатЛЕФ» берләшмәләре, КЭМСТ театр коллективы рәссамнары иҗатында чагылыш таба. ТатАХРРның иҗади программасы традицион жанрлар һәм төрләр кысаларында, еш кына агитацион юнәлештәге һәм публицистик үткенлек белән чагылдырылган сыйфатлар йөртә. Станлы нәкышь сәнгатенә, аеруча аның портрет һәм көнкүреш жанрлары үсешенә Н.И.Фешин лаеклы өлеш кертә.
1920 елларда заман таләпләренә җавап биргән татар нәкышь сәнгате формалаша. Әсәрләре милли үзенчәлек белән аерылып торган Б.И.Урманче татар милли нәкышь сәнгатенә нигез салучы булып таныла. Монументаль-бизәлеш нәкышь сәнгатенең яңарып алуы Казан архитектура-сәнгать институтының Н.В.Пузанков җитәкчелегендәге яңа материалларны (төсле гипс һәм башка) эшкәртү буенча нәкышь лабораториясе эшчәнлеге, Казандагы җәмәгать биналары өчен монументаль бизәк эскизлары әзерләп тә, гамәлгә ашмаган К.К.Чеботарёв, С.И.Герштейн, С.С.Федотов, П.Т.Сперанский иҗаты белән бәйле.
1920 еллар ахырында республикада нәкышь сәнгатенең Казаннан байтак әйдәп баручы осталарның китүенә бәйле (Н.И.Фешин, П.П.Беньков, Б.И.Урманче, П.И.Радимов, К.К.Чеботарёв, А.Г.Платунова, Н.М.Сапожникова һәм башкалар) илдәге сынлы сәнгатьнең гомуми үсеш дәрәҗәсеннән артта калу тенденциясе сизелә.
1930–1950 елларда, социалистик реализм принципларына туры китереп, нәкышь сәнгате сюжетның идеялелегенә, аны ачуда иллюстратив-хикәяләү башлангычына йөз тота. Көнкүреш жанрына һәм тарихи-революцион тематик картиналарга өстенлекле әһәмият бирелә (Д.П.Архипов, П.М.Байбарышев, Д.Г.Булат, М.М.Васильева, Х.И.Казаков, В.Л.Лаптев, Ш.Н.Мөхәммәтҗанов, Н.К.Вәлиуллин, В.А.Радионов, С.А.Ротницкий, Н.М.Сокольский, В.К.Тимофеев һәм башкалар). Театраль-бизәлеш нәкышь сәнгатенең алга таба үсеше Ә.Х.Нагаев, М.Г.Сутюшев, Ә.И.Тумашев, В.С.Никитин һәм П.Т.Сперанский, шулай ук Казанда төрле елларда эшләп алган Россия рәссамнары — Н.А.Андреев, Н.Н.Золотарёв, А.А.Осмёркин, Б.Г.Кноблок, Ш.И.Сельвинский һәм башкалар иҗатында дәвам иттерелә.
1960–1980 нче елларда нәкышь сәнгате үсеше совет сынлы сәнгатенә хас булган «кырыс стиль» һәм романтик юнәлеш дип аталган кысаларда эчтәлек һәм сәнгать формасын яңарту процесслары белән характерлана. Илнең сәнгать вузларында профессиональ әзерлек алган һәм республиканың Нәкышь сәнгатен яңа стилистик агымнар белән баеткан нәкышьчеләр контингенты шактый киңәя. Алар арасында милли формалар эзләгән әсәрләр мөһим урын биләп тора (А.Ә.Абызгилдин, И.К.Зарипов, Е.В.Зуев, Р.Ә.Килдебәков, И.В.Рәфыйков, В.Н.Скобеев, М.Г.Усманов, Л.Г.Фәттахов, В.К.Фёдоров, Х.Х.Хәйдәров һ.б.).
Нәкышь сәнгатенең алга таба үсешендә һәм яшь нәкышьчеләрнең осталыгын күтәрүдә 1977 елда Казанда ачылган Х.Г.Якупов җитәкчелегендәге Россия Сәнгать академиясенең (1992 елга кадәр СССР Сәнгать академиясе) Иҗат остаханәсе әһәмиятле роль уйный. Татарстан Рәссамнар берлегенең КамАЗда, республиканың нефть һәм авыл районнарында эшләгән нәкышьчеләрнең иҗат төркемен төзүе нәкышь сәнгате әсәрләрендә хәзерге заманны тагын да киңрәк һәм күптөрлерәк тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Нәкышь сәнгатедә жанр полифониясе (төркемле портрет, индустриаль һәм лирик пейзаж, натюрморт, көнкүреш һәм тарихи-революцион жанрлар) нәфис һәм композицион башкару алымнарын яңарту белән аралашып килә: киң форматлы картиналарга, теге яки бу дәрәҗәдә социальләшкән сюжет белән күп фигуралы күмәк композицияләргә, конкрет өлкәгә хас типик, характерлы чалымнар эзләүгә өстенлек бирелә (Н.Д.Кузнецов, И.В.Рәфыйков, Л.Г.Фәттахов, В.К.Фёдоров, И.М.Хәлиуллов, М.Х.Хәйретдинов, Х.Г.Якупов һәм башкалар).
Республикада төзелешләрнең киң колач алуы, яңа шәһәрләрнең, эре иҗтимагый биналар һәм мемориаль ансамбльләрнең калкып чыгуы нәкышь сәнгатенең монументаль-бизәлеш төре үсешенә, темпера һәм фреска бизәлеше, мозаика, витраж техникасының яңаруына һәм яңа төрләреннән — керәч плитәгә ялтыравык бизәк төшерү, сграффитто һәм башка техникасыннан файдалануга китерә (А.Ә.Абызгилдин, Н.П.Артамонов, С.М.Бубеннов, Р.М.Вахитов, Р.Ә.Килдебәков, Е.В.Киселёва, В.И.Охотин, К.М.Сафиуллин, Ә.С.Фәтхетдинов, В.К.Фёдоров, И.М.Ханов һәм башкалар).
Республиканың сәнгатенең торган саен йогынтылырак өлеше була барган нәкышь сәнгате кызу темплар белән Казаннан читтәге шәһәрләрдә: Әлмәттә (Р.В.Гомәров, Г.А.Стефановский, А.Ф.Косолапов, А.И.Максютин, Н.М.Горланов һәм башкалар), Бөгелмәдә (Ф.Е.Корнилов, И.М.Насретдинов һәм башкалар), Яшел Үзәндә (Р.Ф.Галиуллин, Ю.Е.Ершов, А.В.Крылов, Х.К.Сибгатуллин һәм башкалар), Лениногорскида (А.Г.Горюнов, Я.Г.Зиннәтуллин, А.М.Ильин, О.А.Кульпин, Д.К.Садретдинов, А.И.Юдин һәм башкалар), Түбән Камада (Г.Н.Капитов, Р.М.Мәрданшин, Ә.С.Фәтхетдинов һәм башкалар), Алабугада (М.М.Кузнецов, З.М.Миңнәхмәтов, Р.М.Сәләхов һәм башкалар), Чаллыда (В.Я.Акимов, Н.А.Бикташев, Э.В.Бутова, А.И.Вашуров, Г.А.Иванов, В.Ф.Крайников, А.В.Карпенко, К.М.Сафиуллин, Ю.Г.Свинин, М.Ш.Хаҗиев һәм башкалар) үсеш ала.
Төбәкләрдә эшләүче рәссамнарның иҗатында иң киң таралган жанрларга пейзаж һәм портрет, шулай ук район үзәкләренең һәм яшь шәһәрләрнең мәдәни үсеш ихтыяҗларына бәйле монументаль-бизәлеш сәнгате керә (кара Монументаль-бизәлеш сәнгате).
Нәкышь сәнгатенең 1980–1990 еллар азагындагы үсеш үзенчәлекләре илдәге мәдәни тормышта барган гомуми процесслар, тарихның хәлиткеч чорында мәдәният өлкәсендәге беренчел максатлар турында яңача фикерләүләр белән бәйле була. Нәкышь сәнгатендә милли сәнгати фикерләүнең чагылышы үзенчәлекле хисси-сиземләү башлангычының көчәюе белән кушыла. Бер үк вакытта реализмның стилистик төрләренең киң спектры (А.Ә.Абызгилдин, В.Я.Акимов, В.В.Анютин, Р.М.Вахитов, З.Ф.Гыймаев, Б.А.Гыйльванов, Р.Г.Заһидуллин, И.К.Зарипов, К.А.Нәфыйков, Ш.А.Нигъмәтуллин, Ш.М.Шәйдуллин һәм башкалар) белән бергә республиканың нәкышь сәнгате рәссамнары иҗатында — «Группа-17» рәссамнар берләшмәсе әгъзалары, «Дастан», «Тамга» һәм башкаларның (А.М.Артамонов, А.В.Бусыгин, Е.Голубцов, А.И.Дорофеев, А.Р.Ильясова, В.А.Нестеренко, Ә.Сәйфетдинов, И.А.Хәсәнов, Х.М.Шәрипов һәм башкалар) үзләрен төрле поставангардизм агымнары итеп күрсәтәләр. Чаллы төркеме «Ансваки» иҗатында (В.В.Анютин, Ю.Г.Свинин, В.Я.Акимов) антиурбанистик, «соцарт» нәкыше үсеш ала.
Нәкышь сәнгате әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда һәм аның филиалларында, Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында, Әлмәт, Чаллы картиналар галереяларында, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда һәм башкада саклана.
Дульский П.М. Искусство в Татреспублике за годы революции. Казань, 1929;
Черкасова Н.В. Изобразительное искусство Советского Татарстана. Казань, 1957;
Червонная С.М. Искусство Cоветской Татарии. Москва, 1978;
ФайнбергА.Б. Художники Татарии. Ленинград, 1983;
Валеева Д.К. Искусство Татарстана (XX век). Казань, 1999;
Султанова Р.Р. Искусство новых городов Республики Татарстан. Казань, 2001;
Нигматуллина Ю.Г. «Запоздалый модернизм» в татарской литературе и изобразительном искусстве. Казань, 2002.
Автор – Е.П.Ключевская
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.