Биографиясе

1953 елның 17 июле, БАССРның Бишбүләк районы Дүсән авылы — 2018 елның 13 октябре, Казан.

Уфа сәнгать училищесен тәмамлаганнан соң (1972), Башкорт драма театры труппасына кабул ителә (Салават шәһәре).

1977 елдан Татар драма һәм комедия театры актрисасы.

Иҗаты

Т.Х. Фәйзуллина Бернарда Альба ролендә

("Бернарда Альба йорты", Ф.Г.Лорка)

Рәхилә («Беренче мәхәббәт», Х.Вахит), Сәрби («Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш), Гөлчирә («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Ләлә («Гашыйклар тавы», И.Юзеев) кебек яшь героинялар рольләрендә Фәйзуллина образларны индивидуальләштерергә омтыла, аларның дөньяга караш үзенчәлекләрен, характер сыйфатларын җиткерергә тырыша.

Тәслимә («Сөяркә», С.Шәкүров), Тәзкирә («Шикәрем син, балым син», А.Гыйләҗев), Бикә («Әстәгъфирулла!», Н.Гаетбай), Убыр, Рабига («Сихерче», «Бер тамчы ярату», Н.Гыйматдинова романнары буенча), Мәдинә («Яз галәмәте», Р.Сәгъди), Флюра («Тол хатыннар көймәсе», И.Грекова повесте буенча) һәм аеруча Бернарда Альба, Бернарда («Бернарда Альба йорты», «Өметсез хыяллар», Ф.Г.Лорка) рольләрендә актрисаның драматик сәләте, героиняларының катлаулы эчке дөньяларын тиешле дәрәҗәдә ачу, хис-кичерешләренең тотрыклылыгына карамастан, теге яки бу образның рухи халәтен ышандырырлык итеп гәүдәләндерү осталыгы ачык чагылыш таба.

Педагогик һәм әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1993– 2003 елларда Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актёрлык осталыгы буенча укыта, бер үк вакытта, 1999 елдан, Казан театр училищесендә.

Инсценировкалар (2004 елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында «Иң яхшы инсценировка» номинациясендә Н.Гыйматдинованың «Бер тамчы ярату» романының инсценировкасы өчен 1 нче бүләк), танылган эстрада җырчылары репертуарындагы популяр җырлар авторы, Ф.Г.Лорканың «Канлы туй» («Кровавая свадьба»), «Бернарда Альба йорты» («Дом Бернарды Альба») пьесаларын татар теленә тәрҗемә итүче.

Әдәбият

Илялова И. Театр имени Тинчурина. К., 2002. 

Автор — И.И.Илялова