Эчтәлек

1911 елның 29 апреля, Акмола өлкәсенең Атбасар шәһәре — 1999 елның 1 октября, Казан. 

1928–1931 елларда Татар сәнгать техникумында (Г.Девишев курсы) укый.

1930 елда Мәскәүдә узган СССР театрлары олимпиадасында Татар академия театры спектакльләрендә катнаша.

1936 елда Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС) режиссерлык факультетын (И.Я.Судаков, А.Л.Грипич курсы) тәмамлый һәм Татар академия театрына режиссер-сәхнәгә куючы вазифасына кабул ителә.

Анда ул 1965 елга кадәр (1942–1943, 1953–1962 елларда баш режиссер) эшли.

1940–1950 елларда әйдәп баручы режиссерларның берсе, татар театрында К.С.Станиславский карашларын эзлекле үстерүче, актерлар белән эшләгәндә дә, теге яки бу спектакльнең сәнгатьчә эшләнешен тәэмин иткәндә дә аның методологиясенә таяна, шул рәвешчә беренче чиратта тормыш дөреслегенә омтыла.

Татар академия театрында Сарымсаков тарафыннан куелган «Шәмсекамәр» (М.Әблиев; 1938), «Тукай» (Ә.Фәйзи; 1939, 1942), «Таймасовлар» (Т.Гыйззәт; 1941) спектакльләре аның югары профессиональлеккә ия булуын, үз халкының тормыш-көнкүрешен, мәдәниятен, этнографик үзенчәлекләрен тирәнтен белеп эш итүен раслый.

Н.Ф.Погодин пьесасы буенча куелган «Мылтыклы кеше» (1947) спектакле театр тормышында күренекле урын тота. Т.Гыйззәт, А.Гыйләҗев, Ш.Шаһгали, Ә.Фәйзи, Ф.Хөсни кебек яшь драматурглар белән актив эшләү дәверендә Сарымсаков татар театры репертуарын баетуга зур өлеш кертә.

Режиссерның татар классикасына — Г.Камалның «Бәхетсез егет» (1955), К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» (1956,1962), «Җилкәнсезләр» (1958), Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә» (1959) әсәрләренә — мөрәҗәгать итүе аның бу иҗатларны заманча күзлектән чыгып кабул итәргә омтылуы белән аңлатыла.

Сарымсаков тарафыннан рус классикасы буенча куелган спектакльләр театр сәнгатендә зур бер вакыйга буларак кабул ителә. Алар арасында А.Н.Островскийның «Төшемле урын» («Доходное место», 1937), «Гаепсездән гаеплеләр» («Без вины виноватые», 1948), «Кичеккән мәхәббәт» («Поздняя любовь», 1950), М.Горькийның «Варварлар» («Варвары», 1946), «Соңгылар» («Последние», 1952) әсәрләре аеруча игътибарга лаек.

Сарымсаков шулай ук Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куелган «Ирек» (композитор Н.Җиһанов; 1939), «Галиябану» (композитор М.Мозаффаров; 1940), «Тапшырылмаган хатлар» (композитор Җ.Фәйзи; 1960) спектакльләренең режиссеры була.

1944 елдан Татар театр училищесендә һәм бер үк вакытта Казан консерваториясендә педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә, 1970–1984 елларда Казан мәдәният институтының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасы профессоры.

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1958).

Әдәбият 

Илялова И. Театр имени Камала. К., 1986;

Арсланов М.Г. Татарское режиссерское искусство (1941–1956). К., 1996;

Театральная энциклопедия. М., 1965. Т. 4.

Автор И.И.Илялова