Кайбер мәгълүматлар буенча, андый кәсеп белән Казанда берничә мең кеше шөгыльләнгән. Гади йөк чаналары файдаланылган. Утыргыч урынына салам тутырылган түшәкләр, зур капчыклар кулланылган.

Һ.Такташның бер шигырендә: «Барабыз»га утырып, теләгән җиргә кошлар кебек очып барабыз», – дигән сүзләр бар.