- РУС
- ТАТ
механик-уйлап табучы, хакимият-хуҗалык эшлеклесе, РСФСРның атказанган җирле сәнәгать отличнигы (1949 ел)
1900 елның 22 апреле, Зөя шәһәре – 1979 елның 26 августы, Казан.
Зөя һөнәр училищесендә (1911–1915 еллар) һәм Хуҗалык хезмәткәрләре институтында (1939–1940 еллар, Казан) белем ала.
1915–1916 елда бертуган Крестовниковларның фабрика-сәүдә ширкәте заводында (Шәм-стеарин, сабын кайнату, глицерин, химия заводы) слесарь; 1916–1918 елларда Язу машиналарын ремонтлау остаханәсендә (Казан) механик; 1918–1919 һәм 1924–1925 елларда Зөя һөнәр училищесендә мастер.
1919–1923 елларда Кызыл Армия сафларында.
1925 елдан ТатЦИКның язу машиналарын һәм хисаплау аппаратларын ремонтлау һәм реставрацияләү остаханәсендә слесарь-механик, 1927 елдан мастер. 1931 елдан Казан «Пишмаш» язу машиналары заводында: 1933 елга кадәр цех башлыгы, 1933–1934 елларда – җитештерү, 1935–1938 елларда эксперименталь цех, техника бүлеге башлыгы, 1938–1941, 1944–1946 елларда завод директоры; 1946–1965 елларда эксперименталь цех һәм техник контроль бүлеге башлыгы.
СССР да беренче оригиналь конструкциядәге «Яңалиф» – «Яңа алфавит» язу машинасын оештыручыларның һәм автор-конструкторларның (механик Н.П.Тихонов белән бергәләп) берсе. 1929 елда татар телендә басу өчен, татар алфавиты нигезендә латин хәрефләре кулланылган махсус язу машинасы төзелә, аннары күпләп җитештерүгә җибәрелә, шуның өчен БҮБК һәм РСФСР ХХС (1930 ел, 23 июнь) карары буенча 1930–1931 елларда «Пишмаш» заводы төзелә.
Форд заводларында язу машиналарын әзерләү һәм җитештерү технологиясен өйрәнү өчен Г.А.Елизаров СССР хөкүмәте тарафыннан 1936 елның декабреннән 1937 елның маена кадәр АКШка командировкага җибәрелә.
АКШтан кайтканнан соң, Г.А.Елизаров тарафыннан машинага кайбер камилләштерүләр кертелә, 1940 елдан СССРдагы 42 милләт алфавитында баса ала торган «Прогресс» язу машиналары эшләп чыгарыла башлый.
Г.А.Елизаров Бөек Ватан сугышында катнаша.
«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Мартынов В. Своей собственной рукой // Красная Татария. 1932. 20 нояб.;
Марев И. 15 лет на одном заводе // Знамя Победы. 1940. 21 мая;
Герои Труда Татарии. 1920-1938 гг. Казань, 1974;
Милицын Б.Р. Детище Георгия Елизарова // Казань. 2001. № 1.
Авторлар – Б.Р.Милицын, Г.С.Сабирҗанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.