Биографиясе

1893 елның 2 декабре, Вятка губернасы, Глазов өязе Яңа Волково авылы – гыйнвар, 1919 ел, шунда ук.

Казан университетында белем ала (1913–1917).

1915 елда Г.Олькеницкий белән бергә студентларның берләшкән комитетын оештыра. «Клич» журналы (гыйнвар 1917), «Рабочий» газетасы (март – июль 1917) редколлегияләре әгъзасы, аларда крәстияннәрнең авыр тормышын тасвирлаган, патша хакимиятен тәнкыйтьләгән мәкаләләр урнаштыра. РСДРП(б)ның Казан комитеты әгъзасы, секретаре (1917). РСДРП(б)ның апрель конференциясе делегаты (1917). Казанда Октябрь кораллы баш күтәрүендә катнаша, октябрь–ноябрьдә Казанда революция штабы әгъзасы була (1917).

1917 елның октябрендә Кызыл Гвардия үзәк штабын җитәкли.

1918 елда контрреволюцион саботаж оештыруларга каршы көрәш комиссиясе рәисе.

Исеме Казан урамына бирелә.

Әдәбият

Элерт А. И.Н.Волков // Борцы за счастье народное. Казань, 1967.

Автор – С.И.Ионенко