Биографиясе

1938 елның 9 феврале, Баулы районы Кызылъяр авылы — 2011 елның 9 декабре, Казан.

Казан университын тәмамлый (1970).

1958 елдан урын өстендә. Авыруына карамастан, характер ныклыгы, тормыш иреге темасы язучының күпкырлы иҗатына үтеп керә.

Иҗаты

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Фәнис Яруллин. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Лирик, лирик-публицистик, юмористик шигырьләр авторы: «Мин тормышка гашыйк» (1964), «Алмалар пешкән чакта» (1971), «Аерылмас дустым» (1975), «Сулыш» (1978), «Танышлар арасында» (1980). «Нәсел агачы» (1989), «Коткарыгыз» (1990), «Җан авазы» (1994), «Йөрәк тавышы» (2005), «Нурсөя» (2006) поэмаларына тормышчан пафос, чынбарлыкны фәлсәфи аңлау, нечкә психологизм, интонациянең музыкальлеге хас.

Яруллинның проза әсәрләре тематикасы да күптөрле: иҗтимагый тормышның җитешсез якларын тәнкыйтьләү — «Һәркемнең үз сукмагы» (1982), «Туган көн бүләге» (1984), «Урман кызы» (1998) хикәяләр җыентыклары, «Кайту» (1992), «Мәхәббәт упкыны» (2001) повестьлары; хәзерге заман хатын-кызы — «Кыйгак, кыйгак каз кычкыра» (1994), «Бүләк» (1999), «Портрет» (2000) повестьлары; балалар йортларында тәрбияләнүче балаларның язмышлары — «Яралы язмышлар» (2000) повесте.

Яруллинның автобиографик «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте авторга аеруча киң танылу китерә, әсәрдә язмыш һәм үзенең көчсезлеге белән көрәшеп, тормышта үз урынын тапкан кешенең катлаулы юлы күрсәтелә.

Яруллинның пьесалары Татарстан, Башкортстан, Мари Республикасы театрлары сәхнәләрендә куела. «Әнә килә автомобиль» (Татар академия театры сәхнәсендә куела, 1974), «Сөембикә егет сайлый» (Татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела, 1992) спектакльләре аеруча зур уңыш казана.

Балалар өчен «Минем елмаю» (1968), «Гел ашыгам» (1970), «Язмышлар язылганда» (1979), «Зәңгәр күлдә ай коена» (1990), «Биюче бака» (1996), «Серле дөнья» (1997) һ.б. китаплар авторы. Публицистик әсәрләрендә татар теле һәм әдәбияты, татар халкының хәзергесе һәм киләчәге мәсьәләләре чагылыш таба («Көн сулышы» җыентыгы, 1997 һ.б.).

Яруллин шигырьләренә композитор Ф.Әхмәтов («Ташлама мине...»), Р.Гатауллин («Әйттең миңа, матурым»), Ә.Хәйретдинов («Иң гүзәл кеше икәнсез») иҗат иткән җырлар популярлык казана.

Яруллинның әсәрләре рус, инглиз, казакъ, һ.б. телләргә тәрҗемә ителә. Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге (1978), ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1978) лауреаты.

Халыклар дуслыгы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Җилкәннәр җилдә сынала: повестьлар. К., 1986;

Сайланма әсәрләр: 5 томда. К., 2004; 

Әсәрләр: 3 томда. К., 2007–2008.

Әдәбият

Фәнис Яруллин: тормыш юлы һәм иҗаты. К., 2006; 

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.                           

Автор — С.Г.Хәкимова