Тарихы

XVII йөздә нигез салына.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йон тетү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1898 елда ачыла, аның попечителе Кукмара фабрика хуҗасы Е.П.Войдинов була), су тегермәне, ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1306 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Нырья авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Дружба” колхозы оештырыла, 1952 елдан – “Ясная Поляна” колхозы (Иске Кенә-Юмья авылы), 1959 елдан – “Рассвет” колхозы (Нырья авылы), 1994 елдан – “Рассвет” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Рассвет” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан – “Рассвет” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында. Халкы кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.

1941 елның декабреннән 1942 елның март азагына кадәр авылда 147 нче укчылар дивизиясенең 600 нче укчылар полкы (3 нче укчылар батальоны) урнаша.

Күренекле кешеләре

А.А.Ермолаев (1934–2006) – әдәбият белгече, текстолог, тәнкыйтьче, Удмурт китап нәшрияты баш мөхәррире (19641972 елларда), Удмурт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

П.М.Захаров (1961 елда туган) – удмурт шагыйре, драматург, тәрҗемәче, публицист, “Инвожо” журналының баш мөхәррире (1999 елдан), В.Романов исемендәге әдәбият бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 81 ир-ат;
1859 елда – 297,
1897 елда – 480,
1908 елда – 535,
1920 елда – 518,
1926 елда – 521,
1938 елда – 512,
1949 елда – 510,
1958 елда – 452,
1970 елда – 530,
1979 елда – 426,
1989 елда – 392,
2002 елда – 355,
2010 елда – 372,
2017 елда – 343 кеше (удмуртлар).