Таралу ареалы бик киң, төньяктан кала һәр җирдә таралган. Татарстан территориясендә һәркайда очрый.

Гәүдәсе 7–12 мм озынлыкта, канатлары кыска. Кара таплы кызыл төстә. Кояш җылыткан урыннарда: җирдә, агач төпләрендә, рәшәткәләрдә, йорт стеналарында һәм башка еш кына төркемләп җыела. Нигездә, коелган агач орлыклары, җимеш соклары, бөҗәк йомыркалары, органик калдыклар белән туена.

Лаборатор тикшеренүләр объекты.