Эчтәлек

VII–VIII йөзләрдә төрле хокукый гыйлемнәр « Мәзһәб» атамасы белән билгеләнгән.

VIII–IX йөзләрдән башлап гомуми танылган 5 мәктәп бар: сөнниләрдә — хәнәфи, малики, шәфигый, хәнбәли мәзһәб; шигыйләрдә — имами-җәгъфәриләр мәзһәб.

ТРда мөселманнар, барлык мәзһәбләр өчен уртак булган Коръән һәм Сөннәне ихтирам итү белән бергә, гореф-гадәткә нигезләнгән традицион хокукларны да таныган хәнәфиләр юлын тоталар. Бу исә өммәне бергә тупларга, шулай ук мөселманнарга башка дин вәкилләренә карата толерант мөнәсәбәттә булырга ярдәм итә.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.