- РУС
- ТАТ
Татарстанның Нурлат районындагы поселок, Киклинка; Киекле елгасы буенда, Нурлат шәһәреннән 29 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1922 елда нигезләнә.
Нигезләнгән вакытыннан поселок ТАССРның Чистай кантоны Котыш волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.
Хәзер – Андреевка авыл җирлегендә.
1935 елда поселокта III Съезд исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елдан – «Победа» (үзәк утары – Андреевка авылы), 1963 елдан – «Восход» (үзәк утары – Андреевка авылы) колхозлары, 1994 елдан – «Восход» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1996 елдан – «Нурлат шикәр заводы» акционерлык җәмгыятенең «Восход» ярдәмче хуҗалыгы, 2001 елдан – «Восход» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – «Андреевка», 2006 елдан – «Новый путь» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, 2009 елдан – «Әфләтунов З.Ә.» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2018 елдан «Южная» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
1949 елда – 121,
1958 елда – 158,
1970 елда – 138,
1979 елда – 130,
1989 елда – 57,
2002 елда – 39,
2010 елда – 31,
2021 елда – 5 кеше (чуашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.