Биографиясе

1933 елның 8 сентябре, БАССРның Илеш районы Сеңрән авылы — 2018 елның 25 апреле, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1963).

1965 елдан СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында (бүленеп: 1970–1974 елларда Башкорт, 1977 елдан Казан университетларының совет чорына кадәр СССР тарихы кафедрасында), 1988 елдан археология һәм этнография кафедрасында, профессор (1990), 1994 елдан кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

30 меңнән артык акча һәм борынгы акча төрләрен өйрәнә, VI–XV йөзләрдә Идел буенда һәм Урал алдында акча әйләнешенең чорларга бүленешен эшли, дәүләт күләмендә үткәрелгән 10 төрле акча авырлыгы реформасын ачыклый. Мөхәммәдиев Харәзем акчаларына таянып төзегән Туран алфавиты Идел буенда һәм Урал алдында табылган б.э.к. II йөз — б.э. VIII йөзе акчаларындагы, шулай ук кыйммәтле металлардан эшләнгән савытлардагы һәм бизәнү әйберләрендәге һун язуларын укырга мөмкинлек тудыра. Әстерхан һәм Волгоград өлкәләрендәге Селитренный һәм Царёво шәһәрлекләре, Иске Казан, Казан Кремле һ.б. археологик истәлекләрне казып өйрәнүдә катнаша.

Хезмәтләре Идел буе Болгары һәм Алтын Урда чоры акчаларын өйрәнүгә карый.  

Бүләкләре

ТРның Дәүләт бүләге лауреаты (2008).

Хезмәтләре       

Борынгы хазар һәм болгар-татар акчалары. К., 1986;

Һуннар һәм Туран язмалары. К., 2000;

Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983;

Древние монеты Поволжья. К., 1990;

Общая и тюрко-татарская нумизматика. К., 2003;

Древние монеты Казани. К., 2005.

Әдәбият         

Тюркологи современного Татарстана. М., 1997;

Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1999):

Биобиблиогр. словарь. К., 1999;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 2.