Чистай шәһәрендә беренче җәмәгать спектакльләре XIX йөз ахырында күрсәтелә. 1908 елда шәһәр бакчасында җәйге театр төзелә. Анда һәвәскәр һәм гастрольләр белән йөрүче труппалар тарафыннан спектакльләр куела.

1918 елда элекке земство идарәсе бинасында шәһәр театры ачыла.

Күрсәтелгән елларда чыгыш ясаган труппалар шәһәрнең мәдәни тормышында сизелерлек эз калдыра:

  • 1926–1927 елларда — Д.И.Осипов-Дальский җитәкчелегендәге труппа, составында актёрлар Е.К.Амман-Дальская, Н.И.Анненский, А.И.Баева, М.И.Коварская, И.М.Кузнецов, Н.Г.Лоскутов, З.В.Мазуренко, А.В.Рудаков, Э.Р.Славский, П.М.Тамаров була, баш реж. К.Н.Яхонтов (репертуарын «Ревизор» (Н.В.Гоголь), «Кабарып пешкән бәлеш» («Воздушный пирог», Б.С.Ромашов), «Вера Мирцева» (Л.Н.Урванцов), «Көзге скрипкалар» («Осенние скрипки», И.Д.Сургучёв), «Кигәвен» («Овод», Э.Войнич романы буенча) спектакльләре тәшкил итә);
  • 1927–1928 елларда — С.И.Ткачёв җитәкчелегендәге труппа, составында актёрлар А.Н.Врубель, Б.И.Градов, И.И.Кузнецов, К.А.Миганович, Н.С.Самойлова, А.М.Славина, А.М.Шуманская була (репертуарын «Гаепсездән гаеплеләр» («Без вины виноватые», А.Н.Островский), «Ялган акча» («Фальшивая монета», М.Горький), «Буран» («Пурга», Д.А.Щеглов) спектакльләре тәшкил итә);
  • 1929–1930 елларда — Михальский җитәкчелегендәге труппа (репертуарын «Авангард» (В.П.Катаев), «Ярсу» («Ярость», Е.Г.Яновский), «Көннәр югала» («Плавятся дни», Н.Ф.Львов) спектакльләре тәшкил итә).

1931 елда Михайловский һәм Сычёв җитәкчелегендә һәвәскәрләр коллективыннан һәм кайбер профессиональ актёрлардан даими труппа (23 кеше) оеша: «Чәчәкләр юлы» («Дорога цветов», В.П.Катаев), «Любовь Яровая» (К.А.Тренёв), «Чит бала» («Чужой ребёнок», В.В.Шкваркин), «Агай-эне — ак мыек» («Свои люди, сочтёмся», А.Н.Островский) спектакльләре куела.

1935 елда ТАССР Халык мәгариф комиссариаты боерыгы белән театр 2 нче колхоз-совхоз күчмә театрына үзгәртелә; сәнгать җитәкчесе итеп элегрәк Казан Зур драма театрында режиссер булып эшләгән Б.Я.Раздольев билгеләнә; директоры С.И.Кальбин була, бер елдан аны Э.К.Савицкий алыштыра (репертуарын «Алты гашыйк», («Шестеро любимых», А.Н.Арбузов), «Платон Кречет» (А.Е.Корнейчук), «Гаепсездән гаеплеләр» («Без вины виноватые», А.Н.Островский), «Профессор Мамлок» (Ф.Вольф) спектакльләре тәшкил итә).

1941–1942 елларда театр труппасына Ленинград (Ленинград өлкә театры) һәм Мәскәүдән (Мәскәү өлкә театры, Мәскәү художество театры) эвакуацияләнгән актёрлар А.О.Степанова, Ц.А.Воскресенская (Блох), Л.Л.Кайранская, Н.Л.Нелидинская, О.О.Дашевская, Н.М.Сусленникова, И.И.Санин, Т.Г.Василенко, Я.Н.Чаров, В.А.Григорьев, А.Д.Авдеев, М.М.Минеев, Н.Д.Минич, М.М.Гурвич, М.Л.Мирович, Н.А.Ольшевская кабул ителә; «Текә яр» («Обрыв», И.А.Гончаров романы буенча), «Анна Кристи» (Ю.О'Нил), «Минем улым» («Мой сын», Ш.Гергей, О.Р.Литовский), «Белугинның өйләнүе» («Женитьба Белугина», А.Н.Островский, Н.Я.Соловьёв); 1942–1943 елгы сезонда «Ябырылу» («Нашествие», Л.М.Леонов — драматургның Чистайда язган әлеге пьесасын беренче тапкыр тәкъдим итүе), «Егор Булычов һәм башкалар» («Егор Булычов и другие», М.Горький), «Гаепсездән гаеплеләр» («Без вины виноватые», А.Н.Островский), «Солдат хатыннары» («Солдатские жёнки», Н.А.Вирта), «Зәңгәр кулъяулык» («Синий платочек», В.П.Катаев) спектакльләре куела.

Сугыштан соңгы елларда театр шәһәр стационар театры буларак эшләвен дәвам итә.

1946–1948 елларда труппа составында ТАССРның атказанган артисты А.П.Григорьев, Казан Зур драма театры студиясен тәмамлаган М.Г.Карнеев, Е.Д.Матросов, актёрлар Е.Н.Авхледиани, Е.Г.Волковицкая, Н.П.Володина, Е.Г.Воробьёва, А.М.Дикий, С.Б.Кибардин, А.В.Лучинский, А.А.Люлюкин, Ц.Л.Могилевская, М.П.Прудникова, А.Я.Строителев, баш режиссер И.Г.Ингвар була. Сезон дәвамында коллектив 18 премьера чыгара, Алабуга, Чаллы, Мамадыш, Минзәләгә гастрольләргә йөри (бу елларның аеруча зур спектакльләре: «Прага кәстәнәләре астында», «Рус мәсьәләсе» («Под каштанами Праги», «Русский вопрос», К.М.Симонов), «Бер шәһәрдә» («В одном городе», А.В.Софронов), «Соңгылар», «Карт», «Зыковлар» («Последние», «Старик», «Зыковы», М.Горький), «Ярлылык гаеп түгел», «Күктән төшкән бәхет» («Бедность не порок», «Не было ни гроша, да вдруг алтын», А.Н.Островский).

1948 елда театр дәүләт дотациясеннән төшерелә һәм үз-үзен тәэмин итүгә күчерелә. 1948–1959 елларда коллективның сәнгать җитәкчелеген режиссёрлар Г.В.Рохгендлер, П.А.Дубовцев, ТАССРның атказанган артисты В.И.Истомин тәшкил итә.

1958 елның көзендә театр ябыла, труппаның бер өлеше Ц.Л.Могилевская исемендәге һәвәскәрләр театрын оештыра («халык театры» статусы ала).

Автор  — Ю.А.Благов