Биографиясе

1864 елның 25 ноябре (7 декабре), Кострома губернасы Борисоглебское авылы – 1937 елның 7 декабре, Мәскәү шәһәре.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1888 ел), Мәскәү (1889 елдан), Гейдельберг (1894 ел, Германия) университетларында эшли; Мәскәү югары хатын-кызлар курслары профессоры (1898–1918 еллар), бер үк вакытта А.Л.Шанявский исемендәге Мәскәү халык университеты профессоры (1901–1919 еллар) һәм Мәскәү практик академиясе директоры (1901–1916 еллар).

1918 елдан 2 нче Мәскәү университетында (1930 елдан – Мәскәү нәзек химик технология институты).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре органик химиягә карый.

А.Н.Реформатский болгар роза маеның составын билгели (В.В.Марковников белән бергә), ароматик альдегидларны өйрәнә, α-бромпропион кислотасының этил эфирына иодлы аллилның һәм цинкның тәэсирен тикшерә.

Майлар рәтендәге бер атомлы чиксез спиртларны синтезлый.

«Научно-технический вестник», «Сообщения научно-технического отделения при ВСНХ» журналлары мөхәррире (1919 елдан).

Хезмәтләре

Исследование болгарского розового масла. СПб., 1892 (автордаш).

Органическая химия: Краткий начальный курс. М.–Л., 1930.

Неорганическая химия: Учеб. М.–Л., 1933.

Әдәбият

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Химики: Биогр. спр. Киев, 1984.

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2002. Т. 1.