Авыл 1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Шушма елгасы буендагы авыл исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек. XX йөз башында авылда мәчет, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 318,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Яңа Кенәр авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда Вахитов исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елда – “Северный” совхозы, 1963 елда “Арча” совхозы составына керә, 1978 елда “Кенәр” колхозы итеп үзгәртелә. 2002 елдан Ш.Мәрҗани исемендәге күмәк предприятие, 2004 елдан “Яңа Кенәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2008 елдан “Яңа Кенәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2017 елдан крәстиян-фермер хуҗалыгы составында. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2013 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

Ә.С.Хәсәнов (Гәрәй Хәсәни) (1883–1934) – нашир, “Гасыр” нәшриятын, “Аң” басмаханәсен нигезләүче.

Халык саны

1782 елда – 125 ир заты;
1859 елда – 134,
1897 елда – 253,
1908 елда – 321,
1920 елда – 350,
1926 елда – 355,
1938 елда – 364,
1949 елда – 347,
1958 елда – 313,
1970 елда – 244,
1979 елда – 221,
1989 елда – 155,
2002 елда – 139,
2010 елда – 155,
2015 елда – 133 кеше (татарлар).