30 га якын төре билгеле, Европа һәм Азиядә таралган.

ТР территориясендә бер төре – дүрт яфраклы карга күзе (P. quadrifоlia) үсә. Бөтен районнарда урманнарда, куаклар арасында очрый.

15–30 см биеклектә, озын, ак, шуышма тамырчалы үсемлек. Сабагы туры, гади. Яфраклары киң эллипссыман, челтәрсыман сеңерчәле, такыя рәвешендә урнашалар. Чәчәкләре берле, сабак очында, саргылт яшел төстә. Җимеше күп орлыкчалы күксел кара җиләк, карга күзен хәтерләтә (исеме шуннан). Май–июньдә чәчәк ата. Җимешләре июль–августта өлгерә. Орлыктан һәм тамырчалардан үрчи, тамырында микориза хасил итә.

Үсемлек составында гликозид, алкалоид, кумарин, сапониннар бар.

Халык медицинасында яңа җыелган үлән төнәтмәсе туберкулёз, матдәләр алмашы бозылган вакытта кулланыла; җиләкләренең согы яра төзәтү чарасы булып тора.

Үсемлек тулысы белән агулы, тәмсез исле. Хайваннар ашамый.