Татарстан Республикасының хәзерге Зәй районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 108 км, Чаллы пристаненнан 65 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Акташ районы Александр Бистәсе авыл советы, 1948 елдан Зәй районы Александр Бистәсе авыл советы составында. Халык саны – 224 кеше (1930 ел, руслар), 181 кеше (1939 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1956 елдан соң телгә алынмый.