500 гә якын төре билгеле.

Хлорофиллның булмавы, күпчелек лайлач гөмбәләрнең үрчү органнары барлыкка килү, сапрофит (кайберләре – паразит) яшәү рәвеше буенча гөмбәләргә охшаш; амебасыман актив хәрәкәт аларны хайваннар белән якынайта.

Күп төшле цитоплазма масса рәвешендәге вегетатив гәүдәсе – плазмодия ачык (лимондай сары, алсу, кызыл, шәмәхә) төстә.

ТР территориясендә һәр җирдә таралган. Таркала баручы коелган яфракларда яки чери торган агач кәүсәләрендә, туфракта, тирестә яшиләр.

Сапрофит лайлач гөмбәләрнең гамәли әһәмияте юк.

Кайбер паразит лайлач гөмбәләр авыл хуҗалыгына зыян китерәләр, мәсәлән, кәбестә плазмодиофорасы (Рlаsmоdiорhоrа drаssiсае) әвернә чәчәклеләр авыруын китереп чыгара; бәрәңгедә порошоксыман кутыр авыруы сәбәпчесе спонгоспора (Sроngоsроrа sоlаni) бүлбеләрне, тамырны һәм пасленчалар семьялыгындагы башка төрләрне дә зарарлый.