Административ-территориаль буйсынуы

XX йөз башында Кырымсарай авылыннан (хәзер Баулы районында) күченүчеләр тарафыннан Покровка поселогы буларак (башка мәгълүматлар буенча – 1910 елда) нигез салына.

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Спас волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Ключи авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Колхозный путь” колхозы (беренче рәисе – Л.И.Лыков) оештырыла, 1951 елда “Красный ключ” (Ключи авылы), “Красный пахарь” (Акшуат авылы), Ворошилов исемендәге (Чирково авылы) колхозлары белән “Красный ключ” колхозына берләштерелә, 1960 елда – “Заря” колхозы, соңрак “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә.

Халкы ит терлекчелеге белән шөгыльләнә. Авыл территориясендә гамәлдән чыккан сарык, мөгезле эре терлек, дуңгыз фермалары урнашкан.

Халык саны

1926 елда – 266,
1938 елда – 18,
1949 елда – 190,
1958 елда – 134,
1970 елда – 123,
1979 елда – 66,
1989 елда – 36,
2002 елда – 47,
2010 елда – 58,
2015 елда – 50 кеше.