Биографиясе

1946 елның 14 декабре, Азнакай районы Әсәй авылы – 2021 елның 25 августы, Казан.

Казан университетын (1970), М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны (1987, Мәскәү) тәмамлый.

1971–1973 елларда ВЛКСМның Азнакай район комитеты секретаре, 1979–1983 елларда – «Азнакайнефть» НГДУының укыту курслары комбинаты директоры, 1987–1993 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы сәркәтибе.

1994 елдан «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Хәзинә» газетасы мөхәррире.

Иҗаты

Балалар өчен язылган беренче шигырьләре һәм хикәяләре 1970 еллар башында «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында басыла. «Аһәң» (1980), «Ак бишегем» (1987), «Яралы күк» (1994), «Күзгә-күз» (1996), «Чакматаш» (2002), «Абага чәчәге» (2006) шигъри җыентыклары, балалар өчен «Бал яңгыры» (1984), «Күктә ничә йолдыз бар?» (1991), «Аксак төлке» (1994), «Атларым-колыннарым» (1997) дип аталган маҗаралы повестьлар, хикәяләр, мәхәббәт турында повестьлары, юмористик-сатирик хикәяләре тупланган «Амбирак» исемле җыентык авторы.

Әхмәдиев әсәрләрендә җирдә барган вакыйгаларга, гаилә тормышына, хезмәткә үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Аның геройлары – тормыш сөючән, оптимист кешеләр.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 4 томда. Казан, 2001–2002.

Әдәбият

Афзал Г. Шагыйрьнең уңышы // Ватаным Татарстан. 1995. 24 янв.

Гамбәр Н. Каеннар яктысында // Казан утлары. 1996. № 12.

Автор – Г.М.Габделхакова