1924 елның 7 мае, Чиләбе шәһәре — 1985 елның 3 июне, Казан.

Казан елга техникумын (1942), Бөтенсоюз юридик читтән торып уку институтын (Мәскәү, 1956) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1951–1953 елларда Казанда ВЛКСМның Бауман район комитеты 1 нче секретаре. 1956–1962 елларда Беренче Май районында: район башкарма комитеты рәисе (1957 елга кадәр), КПСС район комитетының 1 нче секретаре (1957 елдан).

1962 елда Октябрь районы территориаль-производство колхоз-совхоз идарәсе башлыгы.

1962–1965 елларда Казан елга порты партия комитеты секретаре.

1965–1966 елларда ТАССР Министрлар Советы Җирле һәм ягулык сәнәгате идарәсе башлыгы, 1966 елдан ТАССР җирле сәнәгать министры.

1959–1963 елларда, 1971 елдан ТАССР Югары Советы депутаты.

Октябрь Революциясе, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – И.Н.Афанасьев