Биографиясе

1940 елның 23 марты, Чуаш Республикасы Шомырша авылы — 1995 елның 5 июле, Казан.

В.И.Ленин исемендәге Ташкент югары гомумгаскәри командирлар училищесен (1962), М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академияне (Мәскәү, 1976) тәмамлый.

1958 елдан СССР Кораллы Көчләре сафларында.

1962 елдан Көньяк гаскәрләр төркемендә, 1967 елдан Төркестан хәрби округында, 1976 елдан Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә хезмәт итә.

1981–1985 елларда Ерак Көнчыгыш хәрби округында мотоукчылар дивизиясе командиры урынбасары, командиры.

1985–1990 елларда 8 нче, 35 нче армияләрнең командующие урынбасары.

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены, медальләр белән бүләкләнә.