Эчтәлек

1942 елда Совет Армиясе лейтенанты Гайнан Кормаш тарафыннан Польшадагы Демблин крепостенда тотылучы совет хәрби әсирләреннән оештырыла. Сугыш башлангач ук ул, «иң ышанычлы офицер» буларак, дошман тылына җибәрелә.

Баштарак бу төркем составына

  • Таҗикстан ССР Сәүдә халык комиссариатының элеккеге хезмәткәре Фоат Сәйфелмөлеков (төркем җитәкчесе урынбасары),
  • БАССРның Кандыр районы башкарма комитетының элеккеге рәисе Муллаян (Муллаҗан) Тимеркәй улы Габдуллин (1943 елның сентябрендә фашистлар әсирлегеннән кача, совет хәрби әсирләре лагерьларында яшерен төркемнәр эшләве турында беренче язма хәбәр калдыра, 1944 елның мартында фронтта һәлак була),
  • Абдулла Алиш (шагыйрь),
  • Фоат Зыятдин улы Булатов (төзүче инженер, аның яшьлеге Оренбург шәһәрендә М.Җәлил белән бер ишегалдында уза),
  • Гомәров (М.Җәлилнең яшерен фамилиясе),
  • Гариф Хафиз улы Шабаев (Үзбәкстан ССР Сәүдә халык комиссариатының элеккеге хезмәткәре),
  • Әхмәт Садретдин улы Симаев (журналист, шагыйрь),
  • Абдулла Вазыйх улы Батталов (сугыш алдыннан хәзерге Алексеев районы Олы Тигәнәле авылында клуб мөдире),
  • Зиннәт Хөснулла улы Хәсәнов (Казан совет сәүдәсе техникумын тәмамлый, лейтенант, рота командиры),
  • Әхәт Мәхмүт улы Атнашев (сугышка кадәр Казакъстанның Петропавловск шәһәрендә бухгалтер),
  • Сәлим Бохаров (Галләнур Мостафа улы Бохараев, Башкортстанның Миякә авылында бухгалтер) керә.

Бу төркем эшендә шулай ук Рәхим Саттар (журналист, шагыйрь) һәм башкалар катнаша.

1942 елда Вермахт командованиесе, рус булмаган хәрби әсирләрдән милли легионнар төзеп, аларны Советлар Союзына каршы сугышта файдалану турында карар кабул итә. Әлеге планнар нигезендә 1942–1943 елда Германиядәге Идел буе- Урал татарларының сәяси оешмасы – Төрки-татарларның «Идел-Урал» көрәш берлеге төзелә.

Милли легионнар оештыру планнарын гамәлгә ашыра башлаганда яшерен төркем җитәкчелеге татар, башкорт һәм Идел буенда яшәгән башка милләт совет хәрби әсирләрен «Идел-Урал» легионына җәлеп итәргә тырышуларга бойкот белдерә, әмма тиздән башка – легионга язылырга һәм аның әгъзалары арасында аңлату эшләре алып барырга дигән тактика кабул ителә. Муса Гомәров исеме белән танылган татар шагыйре Муса Җәлил йөргәнен белгәч, фашистлар аны үз максатларында файдаланмакчы булалар һәм Төрки-татарларның «Идел-Урал» көрәш берлегенә керергә тәкъдим итәләр. Бу исә Германия буйлап иркенләп йөрү һәм яшерен эшне киңрәк җәелдерү мөмкинлекләре ачканлыктан, М.Җәлил, Г.Кормаш белән киңәшеп, ризалык бирә һәм озакламый совет хәрби әсирләре яшерен төркемнәренең идея ягыннан рухландыручысына әверелә.

Яшерен оешма әгъзалары 5 кешелек сугышчан төркемнәргә бүленә, аларның һәрберсе үз төркеме җитәкчесен генә белә; легионерлар арасында коралны немец армиясенә каршы юнәлдерергә өндәгән листовкалар таратыла.

Оешма эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1943 елның феврале ахырында Идел буе татарларының Көнчыгыш фронтка җибәрелгән беренче (Вермахт документларында 825 нче) батальоны (900 елдан артык кеше) белорус партизаннары ягына күчә; батальон белән җитәкчелек иткән немец офицерлары юк ителә.

Яшерен оешма әгъзалары бөтен «Идел-Урал» легионын баш күтәртергә, якында гына урнашкан әрмән легионы, поляк партизаннары белән берләшергә, аннары, сугыша-сугыша, һөҗүм итеп килүче Кызыл Армия частьләре белән кушылырга әзерләнәләр. Партизаннар белән элемтә дә урнаштырыла. Ләкин сатлык җанның хыянәте аркасында (Кустанай өлкәсеннән Мәхмүт Җамалетдинов – М.Җәлилнең «Моабит дәфтәре»ндәге «Җәләлетдинов – хыянәтче ...» дигән язуы нәтиҗәсендә табыла), 1943 елның 11 августында оешма тар-мар ителә. Сатлык ниндидер Гали Корбанов (яшерен оешмада Мичурин) булган, дигән мәгълүматлар да бар.

Өченче Рейхның икенче империя судының 1944 ел, 12 февраль карары нигезендә Плетцензее төрмәсендә (Берлин) «немец рейхының хәрби куәтен җимерүләре» һәм «дошманга булышулары өчен» яшерен оешма әгъзалары 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә: беренче итеп – төркем җитәкчесе Г.Кормаш, икенче – аның урынбасары Ф.Сәйфелмөлеков, аннары төркемнең башка әгъзалары: А.Алиш, Ә.Атнашев, А.Батталов, Ф.Булатов, С.Бохаров, М.Җәлил, Ә.Симаев, З.Хәсәнов, Г.Шабаевның башлары гильотинада кистерелә.

«Җәлилчеләр төркеме»нең батырлыклары турында беренче ышанычлы мәгълүматларны безнекеләргә Германиядә антифашистик яшерен оешма эшендә катнашкан Р.Б.Хисаметдинов җиткерә. Ул Кызыл Армия офицеры була, Гайнан Кормаш, Муса Җәлил һәм бу төркемдәге башка патриотлар белән актив хезмәттәшлек итә.

Әдәбият

Мостафин Р.Ә. Өзелгән җыр эзеннән. Казан, 1982;

Мостафин Р.Ә. Җәлилчеләр. Казан, 1988;

Мустафин Р.А. По следам поэта-героя. Казань, 1973; \

Забиров И.Х. Джалиль и джалильцы: Док. очерки и этюды. Казань, 1983;

Мустафин Р.А. Его казнили первым // Татарстан. 2004. № 5.

Аворлар – Р.Ә.Мостафин, Г.С.Сабирҗанов