Биографиясе

1925 елның 3 июле, Самара өлкәсенең хәзерге Кошки районы Төплистан авылы – 1991 елның 15 декабре, Казан.

Бөек Ватан сугышында 4 нче Украина фронты гаскәрләре составында Польшаны, Чехословакия һәм Германияне азат итүдә катнаша.

Вратимов шәһәрен (Чехословакия) фашистлардан азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен Җ.И.Гыйльмановка «Вратимов шәһәренең мактаулы гражданы» исеме бирелә.

1945 елда Ерак Көнчыгышта японнарның Квантун армиясенә каршы Маньчжур операциясендә катнаша.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1952 ел), КПССның Яшел Үзән шәһәр комитеты лекторы булып эшли.

1958–1962 елларда Казан авиация институтында укыта, бер үк вакытта Бөтенсоюз «Белем» җәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсе рәисе урынбасары.

1962–1964 елларда «Коммунист Татарии» – «Татарстан коммунисты» журналы мөхәррире.

1964–1990 еларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында тарих бүлеге мөдире.

Фәнни эшчәнеге

Хезмәтләре Бөек Ватан сугышы тарихына карый.

Татарстан тарихчыларыннан беренче булып республиканың Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән гомуми өлешен һәрьяклап тикшерә, шулай ук халыкның тылдагы һәм фронттагы батырлыкларын өйрәнә.

 «Татарстан АССР тарихы» (1973 ел), «Татарстан партия оешмасы тарихыннан очерклар» (1973 ел), «Казан тарихы» (1-2 кит., 1989 –1991 еллар ), «Халык бәхете өчен көрәшүчеләр» (2-3 кит., 1983–1988 еллар), «Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз» (1-3 кит., 1982–1985 еллар), «Көрәш һәм казанышлар елъязмасы» (1-2 кит., 1985 ел) хезмәтләре авторларының берсе, ул китапларның мөхәррире.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Без сугышта юлбарыстан көчлебез. Казан, 1989;

Татарская АССР в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг. Казань, 1977;

Трудящиеся Татарии на фронтах Великой Отечественной войны. Казань, 1981;

Галимджан Сайфутдинов: Очерк жизни и деятельности татарского революционера. Казань, 1988.

Әдәбият

Гарипова З.Г. Верность воинскому и научному долгу // Научный Татарстан. 2000. № 1;

Памяти Зямиля Ибрагимовича Гильманова: Сб. статей. Казань, 2000.

Автор – Р.А.Айнетдинов